Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Төрле буын вәкилләре аралашты

Аксубай районы Мәдәният йортында өлкән сыйныф укучылары белән патриотик рухта тәрбияләү темасына багышланган очрашу булды. Очрашуны оештыру инициативасы белән техник фәннәр кандидаты, Аксубай мәктәбенең элеккеге укучысы Юрий Рождественский чыкты. -Сезнең алдыгызда бөтен юллар да бар, - дип әйтте район башлыгы Камил Гилманов укучыларны сәламлап. - Бу очрашу сезгә файдага булачак,...

Аксубай районы Мәдәният йортында өлкән сыйныф укучылары белән патриотик рухта тәрбияләү темасына багышланган очрашу булды.

Очрашуны оештыру инициативасы белән техник фәннәр кандидаты, Аксубай мәктәбенең элеккеге укучысы Юрий Рождественский чыкты.
-Сезнең алдыгызда бөтен юллар да бар, - дип әйтте район башлыгы Камил Гилманов укучыларны сәламлап. - Бу очрашу сезгә файдага булачак, сез танылган якташларыбызның җәмгыятьтә югары казанышларга ирешкәнче нинди юллар үткәнен белерсез. Алар сынатмаганнар, авырлыкларны җиңгәннәр һәм Аксубай районын Россия дәрәҗәсендә таныттылар.
-Патриотлык - ул Ватанны ярату, чөнки үзең яхшы белгән нәрсәне генә яратырга мөмкин, - дип башлады чыгышын Юрий Рождественский. - Бүген без элеккеге Аксубайның нинди булуы турында сөйләшер өчен җыелдык. Мәсәлән, бүген без Мәдәният йортының иркен, якты, җылы залында утырабыз. Элек Аксубай клубы залы салкын, уртада утын белән ягып җылытыла торган мич, диварларда керосин лампалары эленеп тора иде. Мәктәпне дә без керосин лампасы яктысында укып-язып тәмамладык. Ул чакта электр уты турында хыялланмадык та. Шуңа карамастан, без югары сыйфатлы белем алдык һәм кайберләребез галим, ректор, халык хуҗалыгының атказанган хезмәткәрләре булдылар. Сезнең дә хезмәтегез, белемегез белән Ватанга хезмәт итү өчен менә дигән мөмкинлекләрегез бар.
-Минем укытучым һәм остазым Николай Андреевич Янилкин булды, - дип әйтте запастагы генерал-майор Анатолий Молоствов. - Аның Армия турында кызыклы итеп сөйләве, миндә офицер булу теләге уятты. Әти исә, минем авылда калып, авыл хуҗалыгы тармагында эшләвемне теләгән иде, әмма аны чак кына үгетләп, шәһәргә китеп бардым. Бераздан соң танк училищесына укырга кердем. Хәрби хезмәтем рота командиры урынбасары званиесеннән башланды. Ерак Көнчыгышта, Урта Азиядә, Белоруссиядә, Киевта, Көнбатыш гаскәрләр төркемендә хезмәт иттем. Хәзер мин Татарстан буенча Совет гаскәрләренең Германиядәге төркеме ветераннары советы рәисе булып торам. Хәрби булыр өчен яхшы физик әзерлекле, сәламәтлек, җаваплылык, ә иң мөһиме - офицер булу теләге кирәк.
Укучылар алдында полиция хезмәткәре Сергей Черников, атказанган энергетик Георгий Мадюков, ветераннар советы рәисе урынбасары Евгений Копанев чыгыш ясады. Үзенең укучылары - дөнья, Россия һәм Идел буе чемпионнары турында тренер Александр Скворцов сөйләде.
-Без үскәндә, штанганы трактор дискларыннан җыя идек, - диде Александр Семенович. - Хәзер исә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган. ДЮСШ, "Юность" спорт комплексы, бассейн, спорт мәйданчыклары сезнең карамакта. Илебезгә көчле, сәламәт кешеләр кирәк.
Ветераннар советы рәисе Галина Бобкова, балаларга "сугыш чоры балаларының" истәлекләрен җыю эше дәвам ителүе турында исләренә төшерде һәм шундый хатларның берсен укып үтте, аның эчтәлеге залда утыручы һәркемнең күңел кылын тибрәндерде.
Очрашуның рәсми өлешеннән соң балалар сораулар бирделәр. Аларны, залда утыручы танылган якташларыбызның яшь чакта нәрсә турында хыялланулары, БДИга бәйле фикерләре, хәрби училищега кызларны алалармы икән, дигән сораулар кызыксындырды. Гомумән, очрашу төрле буын вәкилләренең күңелле аралашуына әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев