Мәгариф
Тәҗрибә уртаклашу
Аксубай укытучылары тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәләр.
Бу максатлардан тематик семинарлар, мастер-класслар уздырыла. Күптән түгел Иске Үзи урта мәктәбендә "Математик эчтәлек чаралары белән укучылар шәхесенең интеллектуаль сәләтен үстерү" темасы буенча башлангыч сыйныфлар укытучыларының район семинары узды. Укытучылар Надежда Артамонова һәм Роза Питимирова ачык дәресләр үткәрделәр. Югары квалификациягә ия булган укытучы Людмила...
Аксубай укытучылары тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәләр.
Бу максатлардан тематик семинарлар, мастер-класслар уздырыла. Күптән түгел Иске Үзи урта мәктәбендә "Математик эчтәлек чаралары белән укучылар шәхесенең интеллектуаль сәләтен үстерү" темасы буенча башлангыч сыйныфлар укытучыларының район семинары узды. Укытучылар Надежда Артамонова һәм Роза Питимирова ачык дәресләр үткәрделәр. Югары квалификациягә ия булган укытучы Людмила Левашова "Математика дәресләрендә укытуның актив ысуллары" темасына мастер-класс күрсәтте. Дәресләрдән соң тулы анализ ясалды. Укытучылар "Максаттан нәтиҗәгә" электрон дәрес конструкторын, математика дәресләрендә шахмат фәне нигезләрен куллану хакында сөйләштеләр. Шулай ук укытучыларга 2-4 сыйныфлар өчен математика буенча белем бирү минимумнарын төркемнәргә бүлеп эшләү мөмкинлеге бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев