Тәрбиячеләр бәйрәм иттеләр
Озак еллардан соң беренче тапкыр, район Мәдәният йорты залына җыелып, тәрбиячеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен тантаналы төстә билгеләп үттеләр. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы "Һөнәри бәйрәм - Тәрбияче һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре көнен билгеләү турында"гы боерыкны имзалады. Хәзер 27 сентябрь рәсми төстә әнә шундый бәйрәм көне булып саналачак....
Озак еллардан соң беренче тапкыр, район Мәдәният йорты залына җыелып, тәрбиячеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен тантаналы төстә билгеләп үттеләр.
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы "Һөнәри бәйрәм - Тәрбияче һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре көнен билгеләү турында"гы боерыкны имзалады. Хәзер 27 сентябрь рәсми төстә әнә шундый бәйрәм көне булып саналачак.
Аксубай районында мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә 363 кеше эшли, шул исәптән 224 педагог. Меңнән артык бәләкәч балалар бакчаларына йөри. Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары яшь белгечләр белән тулылана.
- Районда балаларны уңай һәм имин тәрбияләү өчен күп нәрсә эшләнде, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Камил Гилманов. - Ел саен дистәләгән балалар бакчасына ремонт ясала. Быел район үзәгендәге "Ләйсән" һәм "Буратино" балалар бакчалары капиталь ремонт программасына керделәр. Чиратта - "Колобок" балалар бакчасы. Кагыйдә буларак, ремонт эшләре алып барылганда, төзүчеләр белән бергә бакча мөдирләре, тәрбиячеләр, кече персонал да эшли. Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән котлап, сезгә ныклы сәламәтлек һәм тагын да зуррак уңышларга ирешүегезне телим.
Нәтиҗәле һәм озак еллар хезмәт куйганнары өчен Камил Гилманов Беловка балалар бакчасы мөдире Людмила Ярославлевага, Иске Мокшинодан Валентина Симакаевага, капиталь ремонтны уңышлы тәмамлаганнары өчен "Ләйсән" һәм "Буратино" балалар бакчасы мөдирләре Рәмзия Сафиуллинага һәм Гөлшат Гелметдиновага Рәхмәт хаты тапшырды.
- Сез үзегез туплаган тәҗрибә, белемне балаларга һәм яшь хезмәттәшләрегезгә бирдегез, - дип мөрәҗәгать итте тармак ветераннарына мәгариф бүлеге җитәкчесе Әмина Вәлиуллина. - Сезгә сәламәтлек һәм озын гомер, шат күңелегез белән балаларыгызны һәм оныкларыгызны шатландырып торуыгызны, аларның ныклы терәге һәм ышанычы булып калуыгызны телим.
- Мәгълүм булганча, Аксубайда беренче мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме 1931 елда оештырыла. Шул рәвешле районның мәктәпкәчә тәрбия бирү тармагы быел үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтә. Залда ветераннар да күп иде. Алар игътибар үзәгендә булдылар, ветераннарга чәчәк бәйләмнәре һәм матур җырлар бүләк иттеләр. Яшь белгечләргә бүлек җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова үз тәбрикләүләрен җиткерде. Юбилярларны мәгариф бүлеге белгече Фәрит Хуҗиәхмәтов та котлады. Балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр һәм аларның укытучылары, район Мәдәният бүлеге вокалчылары бик шәп концерт программасы әзерләгәннәр. "Радуга" балалар бакчасы хезмәткәре Александр Шуркин бәйрәмгә килүчеләрне күңелгә ятышлы җырлары белән куандырды.
Мәдәният йорты фойесында теләгән кеше чәй эчә, камыр ризыкларыннан авыз итә алды. Бу исә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре казанышы иде. Тәрбиячеләрнең беренче бәйрәме күңелле, дустанә мохиттә һәм тантаналы рәвештә үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев