Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Традицияләр яңара

Шул көннәрдә май ае уртасында игълан ителгән «Милли кухня көннәре» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бәйге шартлары буенча анда районның барлык җәмәгать туклануы предприятиеләре катнашты. Комиссия рәисе, икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәис Галиев билгеләп үткәнчә, конкурс безнең районда яшәүче халыкларның милли кухня үзенчәлеген саклау һәм популярлаштыру, халыкара дуслыкны ныгыту һәм...

Шул көннәрдә май ае уртасында игълан ителгән «Милли кухня көннәре» бәйгесенә нәтиҗә ясалды.


Бәйге шартлары буенча анда районның барлык җәмәгать туклануы предприятиеләре катнашты. Комиссия рәисе, икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәис Галиев билгеләп үткәнчә, конкурс безнең районда яшәүче халыкларның милли кухня үзенчәлеген саклау һәм популярлаштыру, халыкара дуслыкны ныгыту һәм туклану пунктларының клиентларга хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелде.
Компетентлы жюри үз эшендә ризыкларның, эчемлекләрнең сыйфатына, залларны, өстәлләрне бизәү үзенчәлекләренә игътибар бирде.
Төп милли культура кухняларын беренче тәкъдим итү 3 нче Аксубай урта мәктәбендә үтте. Конкурста нигездә мәгариф бүлеге җитәкчелегендә районның гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләре катнашты.
Комиссия әгъзалары белән бергә чараны район башлыгы Камил Гилманов та карады. Район башлыгы милли ризыклар экспозициясен караганнан соң, соңгы елларда район авыл хуҗалыгы, социаль өлкә һәм спорт тармакларындагы казанышлар белән горурлана ала, дип билгеләп үтте. Әлеге конкурс халыкларның мәдәни үсешендә дә лаеклы урын алып торырга тиеш. Борынгы милли ризыкларны яңартуның, клиентларга югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүнең беркемгә дә зыяны тигәне юк әле.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре рус, татар һәм чуаш милли ризыкларына өстенлек биргәннәр. Өстәлләр матур итеп бизәлгән, алар төрле сый-хөрмәттән сыгылып торалар.
«Сувар» кафесында исә Чуаш милли кухня көне аерым үтте. Монда бәйрәм кунакларын ипи-тоз, милли эчемлекләр белән каршы алдылар. Күп кенә ризыкларны авыз итү чуаш җырлары белән үрелеп барды.
Аннан соңгы социаль учреждениеләр арасындагы конкурс «Нежность» ЦСОН бинасында үтте. Социаль хезмәткәрләр дә шулай ук ризык хәзерләү һәм өстәлләрне бизәүгә аерым якын килеп, гаҗәпкә калдырдылар.
Конкурс «Шатлык» кафесында тәмамланды. Монда Татар милли кухнясы көне үтте. Кафега керү юлында кунакларны милли киемнәргә киенгән кафе хезмәткәрләре каршы алдылар. Комиссия хөкеменә күп төрле татар милли кухня ризыклары тәкъдим ителде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, монда хәзерге вакытта киң таралган помидор, бәрәңге һ.б. продуктлар булмаган заманда пешерелгән ризыклар урын алган иде. Боларны чын милли ризыклар дип атарга була. Хәзерге заман ризыклары да табында урын алган, ә өстәлләрнең бизәлеше кыйммәтле рестораннарга тиң иде.
Конкурска йомгак ясаганда жюри әгъзалары барлык нечкәлекләрне исәпкә алдылар. Иң яхшы кухня тәкъдим иткән «Шатлык» кафесына беренче урын бирелде, икенче урынны «Сувар» кафесы белән Федоровка Интернат-йорты үзара бүлештеләр, «Буратино» балалар бакчасы һәм «Шәфкатьлелек» Интернат-йорты өченче урыннарны алдылар. 3 нче, 2 нче мәктәпләр, Аксубай лицее, «Елочка», 2 нче номерлы, «Колобок», «Ләйсән» балалар бакчалары, «Нежность» ЦСОН һәм «Хыял» балалар бакчасы төрле номинацияләрдә җиңүче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Милли кухня көннәре»