Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

ТНВ да җырладылар

Якшәмбе көнне район Мәдәният бүлегенең бер төркем үзешчән артисты "Татарстан-яңа гасыр" телеканалында "Җырлыйк әле" программасында катнашты. Татар җыры бәйгесенә башкалада унҗиде кеше-Аксубай районының танылган, әле танылып өлгермәгән һәм яшь артистлары булып кайтты. Тапшыруда катнашучыларның иң өлкәне Яңа Ибрай авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе, күпсанлы республика бәйгеләре лауреаты Шәүкәт Кәбиров, ә...

Якшәмбе көнне район Мәдәният бүлегенең бер төркем үзешчән артисты "Татарстан-яңа гасыр" телеканалында "Җырлыйк әле" программасында катнашты.
Татар җыры бәйгесенә башкалада унҗиде кеше-Аксубай районының танылган, әле танылып өлгермәгән һәм яшь артистлары булып кайтты. Тапшыруда катнашучыларның иң өлкәне Яңа Ибрай авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе, күпсанлы республика бәйгеләре лауреаты Шәүкәт Кәбиров, ә иң яшьләре-унике яшьлек җырчы Зифа Мотыйгуллина, "Нурлы Казан" һәм "Тормыш мизгелләре" Халыкара бәйге лауреатлары "Аксубай егетләре" баянчылар дуэты Йосыф Рафиков һәм Альфред Нурхамәтов иде. Безнең җырчыларыбыз Яңа Чишмә районы белән өч яшь категориясе (кече, урта, өлкән) буенча көч сынаштылар һәм татар җырларын оста башкардылар. Атап үткән артистлардан тыш, телевизион сәхнәдә Наилә Мартынова, Наилә Крайнова, Алим Идиятуллин, Татьяна Григорьева, Шамил Мотыйгуллин, Мәүлидә Сафиуллина, Минбәдәр Миншакирова, Йосып Мортазин, Әсхать Лотфуллин, Азат Зартдинов, Вилдан Хәмитов та катнашты.
Телетапшыру караңгы кичкә кадәр төшерелде, әмма безнең артистларыбыз анда катнашудан рухи көч алып кайттылар. Бәйге программасын алып баручылар Равил Галиев һәм Эльвира Әхмәтшина аксубайлыларга югары бәя биреп: "Кыска гына вакыт эчендә алар районны яхшы яктан гына күрсәттеләр!"-дип билгеләп үттеләр. Моны жюри рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгуть Имашев та билгеләп үтте. Әлбәттә инде, телетапшыру шартлары буенча, иң яхшыларны тавыш бирү юлы белән сайлап алырга кирәк. Безнең район артистларны яклар һәм соңрак, билгеле булган вакытта тавыш бирер, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев