Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Төкле аягың белән, Яңа ел

Салкын булуга карамастан, узып баручы 2015 елның соңгы сәгатьләрендә район үзәгенең төп мәйданында йөзләгән кеше җыелды. Бу безнең районда үзгәрешсез йола. Кичке сәгать сигездән үзәк мәйданда урнаштырылган сәхнәдән музыка яңгырап торды, үзешчән артистлар җырлар башкардылар, чыршы янына җыелган тамашачылар чыгыш ясаучыларны алкышларга күмделәр, салкында өшемәс өчен, биештереп тә алдылар. -Узып...

Салкын булуга карамастан, узып баручы 2015 елның соңгы сәгатьләрендә район үзәгенең төп мәйданында йөзләгән кеше җыелды.


Бу безнең районда үзгәрешсез йола. Кичке сәгать сигездән үзәк мәйданда урнаштырылган сәхнәдән музыка яңгырап торды, үзешчән артистлар җырлар башкардылар, чыршы янына җыелган тамашачылар чыгыш ясаучыларны алкышларга күмделәр, салкында өшемәс өчен, биештереп тә алдылар.

-Узып баручы елда без күп эшләр башкарырга өлгердек, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов үзенең тәбрикләү чыгышында. - Төзелеш буенча да, төзекләндерү буенча да. Сезнең тырышлыгыгыз белән без республикада тотрыклы районнар исәбендә. Яңа ел яңа уңышлар, шатлык-сөенечләр алып килсен! Сәламәтлек, бәхет сезгә!

Монда, районның төп чыршысы янында, Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр һәм авыл җирлекләре арасында оештырылган "Яңа 2016 елны каршы алуга иң матур бизәлеш" бәйгесе җиңүчеләрен, призерларны бүләкләү тантанасы булды.

Район оешмалары һәм предприятиеләре арасында универсаль технологияләр техникумы (АТУТ) җиңүче дип табылды. Икенче урында - юл участогы, өченчедә "Ягымлылык" социаль хезмәт күрсәтү үзәге. Әлеге оешма коллективлары район башлыгыннан Мактау кәгазьләре һәм акчалата призлар алдылар.

Районның мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләре арасында "Яшьлек" универсаль спорт комплексы җиңүче булды, 3 нче Аксубай урта мәктәбенә икенче урын бирелде, өченче урында Балалар сәнгать мәктәбе. Көчле алкышлар астында район җитәкчесе аларның вәкилләренә грамоталар һәм акчалата премияләр тапшырды. Авыл җирлекләре арасындагы номинациядә бәйгенең оештыру комитеты беренче урынны -Урмандеево авыл җирлегенә, икенче урынны - Иске Үзи, өченче урынны Беловка авыл җирлегенә бирде. Аларның җитәкчеләренә район башлыгының Мактау грамоталары һәм призлар тапшырылды. Авыл мәдәният йортлары һәм клублар арасындагы номинациядә - Кызыл Тау авыл клубы Яңа елга иң матур бизәлгән өчен беренче призлы урынны яулады, икенче бүләк - Сидул Ерыклы клубына, өченче урын Сөнчәле авыл мәдәният йортына бирелде.

Кибетләр, сәүдә үзәкләре һәм район эшмәкәрләре арасында шәхси эшмәкәр Юрий Харитонов (Киса) беренче урын өчен район башлыгыннан Мактау кәгазе һәм премия алды, икенче урын шәхси эшмәкәр Зөлфия Зәйдуллинага ("Шатлык" сәүдә комплексы) бирелде, өченче урында шәхси эшмәкәр Раилә Юнысова ("Үзәк" кибете, Иске Ибрай авылы).

Аксубайның үзәк мәйданындагы кар сыннары номинациясендә беренче призлы урын - АТУТка, икенче урын - "Буратино" балалар бакчасына, өченче урын Аксубай лицеена бирелде. Узып баручы елның соңгы сәгатьләрендә шулай ук спортның төрле төрләрендә зур казанышларга ирешкән спортчылар да билгеләп үтелде.

Әйләнә-тирәдә күңелле, шатлыклы мохит хөкем сөрде. Котлау-тәбрикләүләр, матур теләкләр әйтелде һәм менә көтеп алынган мизгел килеп җитте - бәйрәмгә җыелучыларның шат авазларына күмелеп Аксубай күгендә төрле төстәге салют утлары атылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев