Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тиздән август киңәшмәсе

Август ахырында традиция буенча район педагоглары үзләренең зур киңәшмәләренә җыелалар. Елдагыча анда мөһим урынны балалар һәм мәгариф проблемалары алып тора. Ә быелгы уку елының нинди үзенчәлекләре бар соң, гомумән әйткәндә, нинди яңалыклар булачак? -Район педагоглары Татарстан Республикасы Телләре турындагы һәм белем турындагы законны тормышка ашырып, белем бирү стандартларын үтәү, укучыларның...

Август ахырында традиция буенча район педагоглары үзләренең зур киңәшмәләренә җыелалар. Елдагыча анда мөһим урынны балалар һәм мәгариф проблемалары алып тора.


Ә быелгы уку елының нинди үзенчәлекләре бар соң, гомумән әйткәндә, нинди яңалыклар булачак?
-Район педагоглары Татарстан Республикасы Телләре турындагы һәм белем турындагы законны тормышка ашырып, белем бирү стандартларын үтәү, укучыларның белем сыйфатын күтәрү белән бергә әхлакый һәм физик тәрбия бирү өстендә эшләүне дәвам итәләр,-дип сөйли «Мәгариф бүлеге» муниципаль казна учреждениесе начальнигы Әминә Вәлиуллина.-Әмма ләкин заман укытучылардан күбрәк инновацион идеяләр һәм стандарт булмаган адымнар таләп итә. Татарстан Республикасында 2010-2015 елларда «Киләчәк» стратегик-үсеш белем бирү программасы безнең районда да этаплап гамәлгә ашырыла. Белем бирү процессында мәгълүмати технологияләр актив кулланыла, укытучыларның әзерлек дәрәҗәсе күтәрелә.
- Әминә Кәримовна, бүген мәгариф системасында нинди өстенлекле юнәлешләр бар?
-Бу - белем һәм тәрбия бирү сыйфатын күтәрү, укучыларның сәламәтлеген саклау буенча белем бирү учреждениеләре алдына куелган федераль таләпләрне үтәү һәм имин белем алуны тәэмин итүгә шартлар тудыру; мәктәпкәчә белем бирү өлкәсенә яңартулар кертү; төрле конкурслар үткәрү, грантлар бирү, һәм башка төрле әхлакый һәм материаль ярдәм күрсәтүләр хисабына педагог һөнәренең абруен күтәрү буенча эшчәнлекне үстерү. Моңа шулай ук укыту-тәрбия процессында инновацияләрне нәтиҗәле файдалану да керә.
-Ә бүгенге күзлектән караганда белем сыйфаты нәрсә ул?
-Белем сыйфаты академик белемне үзләштерү генә түгел, гомумкешелек кыйммәтләрен формалаштыру дәрәҗәсе дә.
- Яңа уку елы алдыннан район укытучыларына Сезнең нинди теләкләрегез бар?
-Район мәгарифенең киләчәге, безнең уңышларыбыз балаларның белемлелегенә һәм сәламәтлегенә, аларның камиллеккә омтылучанлыгына, алган белемнәрен һәм сәләтләрен дөрес куллана белүләренә бәйле. Бу-район үсеше өчен зур әһәмияткә ия. Мин сезнең һөнәри үсешегез һәм югары җаваплылык тойгысы алга куелган максатлар һәм бурычларны тормышка ашыруда гарант булып торыр дип ышанып калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев