Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстан тарихын – “бишле“гә

    Аксубайның 3 нче урта мәктәбе укучысы Ксения Павлова "Иң гыйлемле малайлар һәм кызлар " Республика финал уены җиңүчеләренең берсе булып танылды. Бу хактагы хәбәр мәктәптә бик тиз таралды. Монда Ксенияне тарихка, җәмгыять белеменә, әдәбиятка зур кызыксыну белән караган укучы буларак беләләр. - Әлбәттә инде, нык дулкынландым, - ди Ксения. -...

    Аксубайның 3 нче урта мәктәбе укучысы Ксения Павлова "Иң гыйлемле малайлар һәм кызлар " Республика финал уены җиңүчеләренең берсе булып танылды.

    Бу хактагы хәбәр мәктәптә бик тиз таралды. Монда Ксенияне тарихка, җәмгыять белеменә, әдәбиятка зур кызыксыну белән караган укучы буларак беләләр.

    - Әлбәттә инде, нык дулкынландым, - ди Ксения. - Әмма миңа уңыш елмайды, Татьяна Георгиевна (Удиярова) дәресләрендә алган белемем файдага булды.

    Укучы Татарстанның 20 нче гасырның беренче яртысы тарихын яхшы үзләштергән. Владимир Маяковскийның егерменче елларда Казанга килүе турындагы сорауларга дөрес җавап биргән. Аның белән очрашудан соң Гадел Кутуй "Сул марш"ны татарчага тәрҗемә итә. Татар телендәге беренче опера чыгышы турындагы икенче сорауга дөрес җавап биреп, иң күп балл туплый ул. Нәтиҗәдә - җиңүчеләр арасына чыга. "Иң гыйлемле малайлар һәм кызлар" телеолимпиаданың алыштыргысыз алып баручысы, МГИМОның тарих фәннәре кандидаты, профессор Юрий Вяземский белән очрашу - интеллектуаль конкурсның иң истә калган мизгелләренең берсе була. Әлеге республика туры Россия өчен сайлап алу туры иде. Димәк, Ксюшаны алда яңа биеклекләр көтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: