Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарча сөйләштеләр дә, җырладылар да

    Аксубайның өченче санлы мәктәбендә "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе зур концерт белән тәмамланды. Район халкының өчтән бер өлеше өчен татар теле бөек туган тел. "Мин татарча сөйләшәм" акциясе нәкъ менә татар телен үстерү һәм аны куллану чикләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән. Белешмә: Проект Татарстанда 2005 елда яшь татар галимнәре һәм иҗадый интеллигенция вәкилләре...

    Аксубайның өченче санлы мәктәбендә "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе зур концерт белән тәмамланды.


    Район халкының өчтән бер өлеше өчен татар теле бөек туган тел. "Мин татарча сөйләшәм" акциясе нәкъ менә татар телен үстерү һәм аны куллану чикләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән.

    Белешмә: Проект Татарстанда 2005 елда яшь татар галимнәре һәм иҗадый интеллигенция вәкилләре оештырган "Үзебез" яңа буын хәрәкәте инициативасы белән барлыкка килде. Заманча татар шәһәр яшьләре субкультурасын тикшерү һәм аның тармакларын җәелдерүгә ярдәм итү әлеге хәрәкәт юнәлешләренең берсе булып тора.

    Концертка танылган җәмәгать эшлеклеләре чакырылды, алар балалар алдында чыгыш ясадылар, туган тел кыйммәтләре, аның гүзәллеге һәм аны саклау, үстерү кирәклеге турында сөйләделәр.

    Районның "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлфия Нурхамәтова милли баш киемнәрен күрсәтте һәм фойеда ук аларны чигү буенча мастер-класс бирде.

    Китапханә хезмәткәре, әлеге иҗтимагый оешма әгъзасы Фәймә Гатина татар шагыйрьләре һәм язучыларының иҗат күргәзмәсен оештырган. Укучылар күргәзмәдән күңелләренә хуш килгән авторларны сайлап алдылар һәм китапларга заказ бирделәр.

    Шигырьләр иҗат итәргә һәм җырлар башкарырга яраткан Фәнис Низамов балаларга әнисе - танылган балалар язучысы Рушания Минабетдиновна белән ничек горурлануы, аңа охшарга теләве турында сөйләде. Укучыларның дүртле һәм бишле билгеләренә генә укуларын теләде.

    Концерт программасына башлангычлардан алып чыгарылыш укучыларына кадәр җәлеп ителгән иде. Монда татар телендә җырлар, рэп, шигырьләр яңгырады.

    Аксубай йолдызчыклары Аида Баталина, Камилә Нәсыйбуллина, Диләрә Салихова һәм Динә Сәхәбетдинова ямь өстенә ямь өстәп чыгыш ясадылар.

    "Аксубай егетләре" баянчылары да татар моңнарын бүләк иттеләр.

    Балалар сәнгать мәктәбенең бию коллективлары да үз чыгышлары белән тамашачылар күңелен күтәрделәр. Программа бер сулышта үтте.

    Акция символикасы төшерелгән футболкалар кигән өлкән сыйныф укучылары викторина үткәреп, сувенирлар тараттылар. Беркем дә бүләксез калмады. Тамашачылар да, оештыручылар да канәгать булдылар. Көчле алкышлар астында проект эмблемасы төшерелгән шарларның һавага күтәрелүе һәм балаларның бердәм тавыш белән "Мин татарча сөйләшәм!" дигән сүзләрне яңгыратулары соңгы аккорд булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: