Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татар теле – тиешле дәрәҗәдә

    Рус телендә белем бирү мәктәпләрендә татар төркемендә белем алучы укучыларның татар әдәбияты буенча республика олимпиадасы йомгаклары билгеле булды. Призерлар арасында - Иске Мокшино мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Гөлчәчәк Мингазова һәм 3нче Аксубай мәктәбеннән Зөлфия Нурхамәтова. Аларның уңышын укытучылары Гүзәл Шәрәфетдинова һәм Гөлсинә Исхакова да уртаклаша. Шулай ук Аксубай лицеенда 6нчы...

    Рус телендә белем бирү мәктәпләрендә татар төркемендә белем алучы укучыларның татар әдәбияты буенча республика олимпиадасы йомгаклары билгеле булды.


    Призерлар арасында - Иске Мокшино мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Гөлчәчәк Мингазова һәм 3нче Аксубай мәктәбеннән Зөлфия Нурхамәтова. Аларның уңышын укытучылары Гүзәл Шәрәфетдинова һәм Гөлсинә Исхакова да уртаклаша. Шулай ук Аксубай лицеенда 6нчы сыйныфта белем алучы Әдилә Сөләйманованың да мәктәп укучыларының татар теле буенча республика олимпиадасы призеры булуы ачыкланды. Аның укытучысы Илсөяр Хәлиуллина олимпиада призеры әзерләгән өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: