Аксубаево
  • Рус Тат
  • Табигатькә багышланган фестиваль

    Аксубайда якташыбыз, ТАССР урман хуҗалыгы экс-министры Александр Гуляев исемендәге "Уяну" II экологик район фестивале үтте. Ул иртәдә үзәк китапханә янындагы мәйдан тулысынча үзгәрде. Балаларны һәм өлкәннәрне үзенә җәлеп иткән зур павильон-сәхнә пәйда булды, музыка яңгырады. Бик күп катнашучылар, кунаклар җыелды, хәтта үтеп баручылар да, кызыксынып, бирегә юнәлделәр. Бәйрәмне, район китапханәләр...

    Аксубайда якташыбыз, ТАССР урман хуҗалыгы экс-министры Александр Гуляев исемендәге "Уяну" II экологик район фестивале үтте.

    Ул иртәдә үзәк китапханә янындагы мәйдан тулысынча үзгәрде. Балаларны һәм өлкәннәрне үзенә җәлеп иткән зур павильон-сәхнә пәйда булды, музыка яңгырады. Бик күп катнашучылар, кунаклар җыелды, хәтта үтеп баручылар да, кызыксынып, бирегә юнәлделәр.

    Бәйрәмне, район китапханәләр системасы хезмәткәрләре катнашында "Агач" флешмобы ачты. Тамаша фестивальнең төп темасын - әйләнә-тирәнең нинди гүзәл, матур булуын, аны якларга һәм сакларга кирәклеген ишарәләде. Тамашачылар җирнең кышкы йокыдан уянуын - беренче бөреләр, яфраклар, чәчәкләрнең ачылуын таң калып күзәттеләр.

    Җыелучыларны үзәк китапханә директоры Ирина Телешева җылы каршы алды. Сәхнәгә рәсми кунаклар күтәрелде.

    - Районда, авылларда яшелләндерү эшләре алып барыла, - дип мөрәҗәгать итте фестивальдә катнашучыларга район башлыгы Камил Гилманов. - Без бу программаны алга таба да гамәлгә ашырачакбыз.

    Бәйрәм катнашучыларын экологик фестивальгә рәсми килгән кунаклар - ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының махсус инспекция бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Гуляев һәм ТР урман янгын үзәге директоры Айрат Әхмәров, Аксубай лесничествосы җитәкче-лесничие Рөстәм Гатин табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм иткән табигатьне саклау буенча шундый чара оештырганнары өчен Ирина Телешевага рәхмәт әйттеләр.

    Үзәк китапханә төрле яшьтәге укучылар арасында иҗат конкурслары үткәрә. Экологик фестивальдә "Һәрбер кошчыкка үз җимлеге", "Үз кулларың белән ясалган гөл чүлмәге" һәм "Зур табигатьнең кечкенә могҗизалары" иҗади конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Призлар да фестивальгә туры китереп сайланган - зәңгәр чыршы, пихта, глобус үсентеләре. Күпләр бу көнне үзләре яулаган призлы урыннарга шатландылар - шундый бүләкләр белән өйгә кайту үзе бәхет.

    Фестивальдә катнашучылар экологик бәйрәм геройлары - Чүплек патшабикәсе һәм Чүп монстры белән очраштылар, аларның планетабызны пычрату ниятен белделәр. Нәни экологлар аларга пычрак гамәлләр кылырга юл куймадылар, җирне саклап калдылар. Алга таба да әйләнә-тирәне сакларга вәгъдә бирделәр.

    Мәйданда "Теремок" (әдәби), "Яшел аптека" "Домисолька" (музыкаль), "Чәчкәләр шәһәре", "Сәламәт тәндә сәламәт рух" (спорт уеннары), "Үз кулларың белән тудырган матурлык" мастер-классы мәйданчыклары эшләде. Аларның хуҗалары - авыл китапханәчеләре - тамашачылар белән төрле викториналар, спорт ярышлары үткәрделәр, тәм-томнардан авыз иттерделәр, сихәтле эчемлекләр белән сыйладылар, осталык дәресләре уздырдылар, музыкаль номерлар күрсәттеләр. Агачка уеп рәсем ясау остаханәсендә әлеге борынгы һөнәргә өйрәнделәр.

    - Безгә монда бик кызык, - дип үз фикерләре белән уртаклаштылар мәктәп яны лагере төркеменнән экофестивальгә килгән ике иптәш кыз, - без викториналарда катнаштык, үз кулларыбыз белән төрле әйберләр ясадык, аларны әниләребезгә бүләк итәчәкбез.

    "Минем табигать дөньясы" асфальтта рәсем ясау бәйгесе үз артыннан "онытылмаслык" эз калдырды: матур чәчәкләр, болытлар, агачлар, якты кояш - беренче яңгыр яуганчыга кадәр сакланды. Иң матур рәсем авторлары истәлекле бүләкләр алды.

    Сәхнәгә үзешчән артистлар чыкты. Җырлар, биюләр, төрле акробатик номерлар, дискотека тамашачылар күңеленә хуш килде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: