Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Сувар» газетасы хезмәткәрләре – Аксубайда

Узган җомга көнне Аксубай районына «Сувар» газетасы хезмәткәрләре килеп китте. Савгач мәктәбендә мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, китапханәчеләре, шагыйрьләр һәм язучылар - гомумән әйткәндә барлык чуаш интеллегенциясе җыелып, газета укучылар конференциясе үткәрделәр. Ул "Сувар" газетасының егерме еллык юбилеена багышланган иде. Газетаның баш мөхәррире Константин Малышев, әдәби бүлек мөдире Татьяна Васильева, мөхәррир урынбасары...

Узган җомга көнне Аксубай районына «Сувар» газетасы хезмәткәрләре килеп китте.


Савгач мәктәбендә мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, китапханәчеләре, шагыйрьләр һәм язучылар - гомумән әйткәндә барлык чуаш интеллегенциясе җыелып, газета укучылар конференциясе үткәрделәр.
Ул "Сувар" газетасының егерме еллык юбилеена багышланган иде.
Газетаның баш мөхәррире Константин Малышев, әдәби бүлек мөдире Татьяна Васильева, мөхәррир урынбасары - безнең якташыбыз Вера Александрова катнашучыларга газета тарихы турында сөйләделәр, Аксубай төбәгендә яшәүче иҗат итүче иң актив хәбәрчеләрне билгеләп үттеләр. Җирле авторлар - Михаил Мулеев, Петр Захаров, Евгений Мадуров, Геннадий Якимов, Агриппина Козлова һәм Валерий Николаев Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Чуаш журналистикасы үсешенә өлеш керткәннәре өчен безнең район газетасы корреспондентлары Зинаида Леонтьева, Ольга Макарова һәм Ирина Крюкова да Рәхмәт хатларына лаек булдылар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев