Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Студентлар күңелле яши

Алар уку бинасында үткәрелгән төрле чараларда катнашалар. КВНнар, уен-көлкеле тамашалар, "Студентлар язы" кебек чаралар-студент тормышының аерылмас атрибутлары. Менә шуның өчен Мария Воркунова Тәтеш педагогия көллиятенә укырга керү белән төрле бәйгеләрдә, смотрларда, викториналарда һ.б. катнаша башлый. Хәзер ул дүртенче курста укый, диплом эшенә хәзерләнә, шулай да актив позиция белән шөгыльләнүен дәвам...

Алар уку бинасында үткәрелгән төрле чараларда катнашалар.


КВНнар, уен-көлкеле тамашалар, "Студентлар язы" кебек чаралар-студент тормышының аерылмас атрибутлары. Менә шуның өчен Мария Воркунова Тәтеш педагогия көллиятенә укырга керү белән төрле бәйгеләрдә, смотрларда, викториналарда һ.б. катнаша башлый. Хәзер ул дүртенче курста укый, диплом эшенә хәзерләнә, шулай да актив позиция белән шөгыльләнүен дәвам итә.
Ә җәй көне Мария көллиятнең иң яхшы тугыз студенты исәбендә Кара диңгез буенда вожатый булып эшләргә сайланган. Төрле яшьтәге балалар белән эшләү зур тормыш тәҗрибәсе бирә. Вожатыйлар төрле хәрәкәтле уеннар, интеллектуаль бәйгеләр, башваткычлар, сценарийлар һ.б. оештыруга оста.
Студентлар көне алдыннан әнисе Вера Воркунова Рәхмәт хаты ала."Хөрмәтле Вера Витальевна,-диелә анда,-Тәтеш педагогия көллияте Сезгә кызыгызга яхшы тәрбия бирүегез өчен рәхмәт белдерә. Ул уку-тәрбия процессында яхшы нәтиҗәләргә ирешүе белән башкаларга үрнәк булып тора. Игътибарыгыз, кайгыртуыгыз, ярдәм итүегез өчен рәхмәт белдерәбез. Сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм уңышлар телибез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев