Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Стартта–туристлар

Озакка сузылган салкыннардан соң күзәтелгән кояшлы, җылы һава торышы мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан 2 нче Аксубай урта мәктәбе базасында туризм техникасы буенча чираттагы район ярышларын үткәрүгә уңай йогынты ясады. Көч сынашуда составына ике кыз һәм ике егет кергән 16 команда катнашты. Ярышлар программасына чаңгы эстафетасы (бу төр ярыш аерым...

Озакка сузылган салкыннардан соң күзәтелгән кояшлы, җылы һава торышы мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан 2 нче Аксубай урта мәктәбе базасында туризм техникасы буенча чираттагы район ярышларын үткәрүгә уңай йогынты ясады.


Көч сынашуда составына ике кыз һәм ике егет кергән 16 команда катнашты.
Ярышлар программасына чаңгы эстафетасы (бу төр ярыш аерым дулкынлану белән үтте, чаңгылар югалса да, бер генә катнашучы да дистанциядән чыкмады, ярыш учак ягу белән тәмамланды), рюкзакка әйберләр төяү, туризм темасы буенча теория, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча көч сынашу күнекмәләре кертелгән иде. Катнашучылар үзләренең яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Аларның остазлары-педагог-оештыручылар ТИН һәм физкультура укытучылары эше дә мактауга лаек.
Нәтиҗәләр буенча Чув.Енорускино урта мәктәбе командасына (җитәкчесе И.Ильгузин) беренче урын бирелде, искеильдеряклылар (Владимир Альметкин)-икенче урынны яуладылар, Яңа Ибрай мәктәбе командасы өченче призер булды. Призлы урыннарны алган командалар мәктәптән тыш эшләр үзәге грамоталары белән бүләкләнделәр, ә аларның катнашучылары кыйммәтле призлар алдылар. Калган командалар катнашкан өчен таныклыклар белән билгеләп үтелделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туризм техникасы