Аксубаево
  • Рус Тат
  • Соңгы кыңгырау чыңы

    Районда Соңгы кыңгырау бәйрәме тантаналы һәм эчтәлекле үтте. Һәр катнашучы өчен дә бу дулкынландыргыч мизгелләр. Мәктәп диварларын калдырып китәчәк егетләр һәм кызлар аны мәңге истә тотачак. Бәйрәмне үткәрүдә һәр гомуми белем бирү мәктәбенең үз йолалары. Әлеге традицияләр кысаларында да дресскод сакланып килә - кызлар совет чоры мәктәп укучыларына охшатып, коңгырт...

    Районда Соңгы кыңгырау бәйрәме тантаналы һәм эчтәлекле үтте.

    Һәр катнашучы өчен дә бу дулкынландыргыч мизгелләр. Мәктәп диварларын калдырып китәчәк егетләр һәм кызлар аны мәңге истә тотачак. Бәйрәмне үткәрүдә һәр гомуми белем бирү мәктәбенең үз йолалары. Әлеге традицияләр кысаларында да дресскод сакланып килә - кызлар совет чоры мәктәп укучыларына охшатып, коңгырт төстәге мәктәп формасы һәм ак алъяпкычлардан, чәчләренә ак бантлар куйганнар, егетләр ак күлмәк, кара төстәге костюмнардан.

    Бәйрәм программасы да һәр мәктәпкә хас үзенчәлекле, әмма мәҗбүри элементлар белән.


    2016 елның язында район мәктәпләрен 169 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый. 369 тугызынчы сыйныф укучысы алдында алга таба нинди юл сайлау бурычы тора - мәктәптә калыргамы әллә һөнәр үзләштерергәме.


    Иске Тимошкино урта мәктәбендә бәйрәм иртәсе район башлыгы Камил Гилманов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының оештыру бүлеге җитәкчесе Елена Попова һәм районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллиналарның мәктәпнең спорт мәйданчыгы белән танышуыннан башланды.

    Искетимошкинолыларга теләсә нинди авыл да көнләшерлек. Монда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган, барлык спорт инвентарьләре, шул исәптән тренажерлар да бар. Иң мөһиме, алардан мәктәп укучылары, авыл яшьләре теләсә кайсы вакытта файдалана ала. Зал тулы укучылар, укытучылар, авыл кешеләре, кунаклар укучыларның иҗади якын килеп тәкъдим ителгән кызыклы бәйрәм программасы шаһите булдылар. Тантананы тугызынчы сыйныф укучылары ачты. Аларның да кайберләре нинди һөнәр сайлавын ачыклаган һәм беренче сентябрьдән укуны СУЗларда дәвам итәргә тели. Зал аларны көчле алкышлар белән каршылады. Тыйнак, зур аудитория игътибарыннан бераз дулкынланган унберенче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән сәхнәгә күтәрелделәр. Тантана гаеплеләре бәйрәмдә катнашучыларга үзләренчә сюрприз әзерләгәннәр. Ә иң беренче итеп аларга мәртәбәле кунаклар мөрәҗәгать итте.

    - Республиканың мәгариф министры исеменнән чын күңелемнән сезгә алдагы тормыш юлыгызда бары тик уңышлар, сәламәтлек, шатлык кына телим, - диде Елена Попова. - Сезгә бәхет кенә елмайсын! ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле укытучыларга - куйган хезмәтләре, әти-әниләргә шундый балалар тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт әйтте.

    - Монда хезмәт сөючән халык яши, - дип билгеләп үтте узенең чыгышында район башлыгы Камил Гилманов. - Сезнең мөстәкыйль тормыш юлында да шундый булып калуыгызны телим, чөнки хезмәтне сөймәсәң, уңышка ирешә алмыйсың. Укыгыз, һөнәрләр үзләштерегез. Без сезнең дипломлы белгечләр булып районга кайтуыгызга һәрвакыт шат, авылларга төрле һөнәр ияләре бик кирәк. Бергәләп яңа тормыш төзербез.

    Мәктәп директоры Владимир Красильников чыгарылыш сыйныф укучыларына хәер-фатихалы теләкләрен белдереп мөрәҗәгать итте. Сәхнәдә чыгарылыш укучылары күрсәткән театральләштерелгән тамаша тантанада катнашучылар күңелендә ихлас тәэсирләр уятты. Һәм менә тагын да дулкынландыргыч мизгел килеп җитте - соңгы кыңгырау чыңлады.

    Сөнчәле мәктәбендә дә Соңгы кыңгырау күңелләргә үтеп керерлек дулкынландыргыч үтте.

    Монда 165 укучы белем ала. Дәрәҗәле кунакларны традицион ипи-тоз, чәк-чәк һәм чуаш куасы белән каршы алдылар. Мәктәп алдындагы мәйданда барлык сыйныфлар да линейкага төзелеп басты, укытучылар, ата-аналар да алар янәшәсеннән урын алдылар. Мәктәп вальсы астында унберенче сыйныфны тәмамлаган җиде укучы мактаулы урын алды. Әти-әниләр аларга чыгарылыш укучысы тасмаларын тактылар. Мәктәпне тәмамлаучылар адресына бик күп теләкләр яңгырады, җырлар, биюләр башкарылды. Хисләр дулкыны унберенче сыйныф кызларының һәм укытучыларның күзләрен яшьләндерде.

    - Җиде - ул бәхетле, тылсымлы сан, - диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының оештыру бүлеге җитәкчесе Елена Попова. - Ихлас йөрәгемнән сезгә мөстәкыйль тормыш юлында уңышлар телим!

    - Алда сезне зур сынау - бердәм дәүләт имтиханнары көтә, - дип мөрәҗәгать итте чыгарылыш укучыларына мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина. - Аларны лаеклы тапшыруыгызны телим. Алдагы тормышыгызда да бары тик уңышлар гына юлдаш булсын! Хәерле юл, сезгә!

    Мәктәп директоры Владислав Борисов, Сөнчәле авыл җирлеге башлыгы Ирина Крайнова балаларга иң изге теләкләрен ирештерделәр. Беренче сыйныф укучылары өлкән иптәшләренә әдәби монтаж тәкъдим иттеләр. Шатлык һәм моңсулык белән үрелгән бәйрәм ихлас һәм күңелләргә үтеп керерлек килеп чыкты.

    Алда - имтиханнар. Алар һәркемнең киләчәген хәл итәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: