Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сочидан – җиңү белән

    Аксубай Балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Балтыйк йолдызлыгы" Халыкара сәнгать фестивалендә катнаштылар. Каникул көннәрендә ун укучы һәм өч укытучы Сочига юл тотты. Сочида узган яшь талантлар фестиваленә безнең балалар икенче тапкыр бардылар инде. Аларны катнашучыларның күплеге дә, табигый ки, көндәшләрнең көчле булуы да куркытмый - фестивальгә Мәскәү, Санкт-Петербург, Тюмень, Братск, Пермь,...

    Аксубай Балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Балтыйк йолдызлыгы" Халыкара сәнгать фестивалендә катнаштылар.


    Каникул көннәрендә ун укучы һәм өч укытучы Сочига юл тотты. Сочида узган яшь талантлар фестиваленә безнең балалар икенче тапкыр бардылар инде. Аларны катнашучыларның күплеге дә, табигый ки, көндәшләрнең көчле булуы да куркытмый - фестивальгә Мәскәү, Санкт-Петербург, Тюмень, Братск, Пермь, Белгород, Краснодар, Рязань, щелкова, Тосно, Воронеж, Чиләбе шәһәрләреннән, Көньяк Уралдан һәм Россиянең башка бик күп төбәкләреннән 500 дән артык талант җыела.

    Әмма аксубайлылар иң күп бүләк алучылар исәбендә булдылар. Баянчы Илфат Галимов (укытучы Владимир Лосюгин) "Халык уен кораллары" номинациясендә - беренче дәрәҗә лауреат, саксофончы Артур Ключников (укытучы Евгения Безрукова, концертмейстер Галина Сруртдинова) һәм вокалчы Илизә Гиниятуллина ( укытучы Зәйнәп Салихова) - икенче дәрәҗә лауреат, гитарада уйнаучы Евгения Семенова ( укытучы Владимир Лосюгин) һәм Анастасия Валерова "Хореография-соло" номинациясендә (укытучы Римма Рыбина) өченче дәрәҗә лауреат булды. Мария Краснова ( укытучы Людмила Жирнова) "Дизайн" номинациясендә иң яхшы эш өчен фестиваль лауреаты булды.

    Оксана Николаева, Татьяна Трошина, Илизә Гиниятуллина, Татьяна һәм Оксана Николаевалар, Гөлназ Шәйхисламова һәм Татьяна Трошина, Анастасия Валерова һәм Ксения Туйкина дуэтлары фестиваль дипломанты исеменә лаек булды. Сәнгать мәктәбенең яшь укытучылары да шулай ук өлкән яшь төркемендә бәйгедә катнаштылар: Эвелина Сруртдинова ике - "Джаз вокалы" һәм "Эстрада вокалы" номинацияләрендә беренче дәрәҗә лауреат булды, "Хореография-соло" номинациясендә Ксения Туйкина 3 урынны алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: