Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сәнгать турында

    Сөнчәле мәктәбенең сәнгать укытучылары коллегалары белән тәҗрибә уртаклаштылар. Төп басым, ФГОСны тормышка ашыру чарасы буларак, заманча белем бирү технологияләренә ясалды. Семинарда катнашучылар рәсем дәресләрендә булдылар. Валентина Калукова һәм директор урынбасары Галина Грачева "Православие бәйрәмнәренә хас йолалар"га багышланган театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Сәнгать белгечләре укучыларның декоратив-кулланма һәм әдәби-сәнгать эшләре, "Костюм дизайнында чуаш...

    Сөнчәле мәктәбенең сәнгать укытучылары коллегалары белән тәҗрибә уртаклаштылар. Төп басым, ФГОСны тормышка ашыру чарасы буларак, заманча белем бирү технологияләренә ясалды.


    Семинарда катнашучылар рәсем дәресләрендә булдылар. Валентина Калукова һәм директор урынбасары Галина Грачева "Православие бәйрәмнәренә хас йолалар"га багышланган театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.

    Сәнгать белгечләре укучыларның декоратив-кулланма һәм әдәби-сәнгать эшләре, "Костюм дизайнында чуаш халкы стиле" проекты эшчәнлеге белән таныштылар. "Этно-тарих һәм Сөнчәле авылы чуашларының традицион мәдәнияты" музеен зур кызыксыну белән карадылар.

    - Бөтен нәрсә дә чуаш халкының гореф-гадәтләренә хас иде: укытучылар һәм укучыларның киемнәре, бизәлеш, уку урыннарын урнаштыру, дәресләр тематикасы, - дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге методисты Наталья Мулеева. - Семинарда катнашучылар укучыларның дәрес темасы буенча сөйләм осталыкларын, иҗади сәләтләрен ача белүләрен билгеләп үттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: