Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

СӘНГАТЬ МУЗЕЕНДА КҮРГӘЗМӘ

Дәүләт рәсем сәнгать музеенда Әлфия Нурхамәтованың "Буяулар аһәңе" дигән күргәзмәсе ачылды. Әлеге вакыйга безнең район рәссамы өчен зур хөрмәт. Районда Әлфия Рәшит кызын туган якны өйрәнү музее директоры, талантлы рәссам, тәҗрибәле педагог буларак беләләр. Узган атнада аның тормышында истә калырлык ике зур вакыйга булды. Казанда аның эшләре тәкъдим ителгән күргәзмә...

Дәүләт рәсем сәнгать музеенда Әлфия Нурхамәтованың "Буяулар аһәңе" дигән күргәзмәсе ачылды.


Әлеге вакыйга безнең район рәссамы өчен зур хөрмәт. Районда Әлфия Рәшит кызын туган якны өйрәнү музее директоры, талантлы рәссам, тәҗрибәле педагог буларак беләләр. Узган атнада аның тормышында истә калырлык ике зур вакыйга булды. Казанда аның эшләре тәкъдим ителгән күргәзмә ачылды, ә якшәмбе - хатын-кыз матурлыгы, ана һәм гаиләгә багышланган республика күләмендә үткәрелгән "Нечкәбил" бәйгесенә йомгак ясадылар.

Күргәзмә ачылу тантанасы дулкынландыргыч халәттә үтте. Рәссамның иң якын кешеләре килгән иде, бу - аның гаиләсе, хезмәттәшләре, фикердәшләре. Экспозициягә картиналарның "Ел фасыллары төсләре" дигән өлеше генә кергән иде. Бу күргәзмә бер ай дәвам итәчәк. Аннары экспозицияне рәссамның башка картиналары алыштырачак.

Күргәзмәне ачканда чыгыш ясап, Дәүләт сәнгать музееның ресурслар үзәге җитәкчесе Ирина Нейдерова иҗади эшләрнең башкарылу дәрәҗәсе иң абруйлы аудитория игътибарына лаек булуын билгеләп үтте.

-Картиналар туган якка мәхәббәт хисе белән сугарылып һәм үзенчәлекле рухта башкарылган,- дип бәяләделәр республика музееның сәнгать белгечләре. - Алар үтә бер җылылык белән эшләнгән, аларда пафос, ыгы-зыгыга урын юк. Күргәзмәдә картиналардан алган тәэсирләрне Наилә Мартынованың моңлы җыры тулыландырды. Күргәзмә залы баян тавышына күмелде. Яшь баянчы Әлфит Нурхамәтов (Әлфия ханымның улы) әнисе хөрмәтенә классик пьесса башкарды.

Автор иҗатында аерым тема - гарәп графикасы, укалы калфак чигү (Казан татарларында 17, 18 гасырларда булган). Әлеге жанр музейга килүчеләрдә зур кызыксыну уятты. Район мәдәният бүлеге башлыгы Евгений Мартынов, район җирлекара китапханә мөдире Ирина Телешева, "Идел" журналының редколлегия әгъзасы Вәсилә Гиматдинова, Г.Тукай премиясе лауреаты Нәбирә Гиматдинова, язучы Рушания Низамова, шагыйрә Нәҗибә Сафина, тантанада Әлфия Нурхамәтова адресына бик күп җылы сүзләр әйттеләр. Ноябрьдә күргәзмәнең икенче өлеше ачылачак. Ул безнең районга багышланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев