Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сәләтле бала

Май уртасында Казанда "Сәләтле балалар" республика бәйгесенең ярымфинал туры булып үтте. Аңа 120 укучы чакырылган. Алар арасында 3 нче Аксубай урта мәктәбе укучысы Ангелина Удиярова да бар иде. Укучылар Татарстан тарихын, рус телен, ораторлык сәнгатен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Утыз катнашучы арасында барлык сынауларны да уңышлы үтеп, Ангелина финалга чыкты. Финал...

Май уртасында Казанда "Сәләтле балалар" республика бәйгесенең ярымфинал туры булып үтте.

Аңа 120 укучы чакырылган. Алар арасында 3 нче Аксубай урта мәктәбе укучысы Ангелина Удиярова да бар иде. Укучылар Татарстан тарихын, рус телен, ораторлык сәнгатен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Утыз катнашучы арасында барлык сынауларны да уңышлы үтеп, Ангелина финалга чыкты. Финал бәйгесендә катнашып, Ангелина Удиярова теоретик медаленә лаек булды.
Бу уен катнашучылар күңелендә озак сакланыр. Монда Мәскәүдән килгән кунак, "Сәләтле балалар" ("Умники и Умницы") телетапшыруын алып баручы Юрий Вяземский белән очраштылар.

-Балалар үзләренең туган яклары тарихын яхшы беләләр,-дип билгеләп үтте ул.
Бу кеше белән аралашу аеруча да куанычлы булды.
Өч агон җиңүчесе телеуенга Мәскәүгә барачак.

Бүләкләү тантанасында тарих укытучысы Татьяна Удиярова һәм рус теле укытучысы Светлана Ильина ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев