Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Сәләт“ ул – зур гаилә

Аксубай укучылары "Сәләт" IV Халыкара яшьләр уку-укыту форумыннан зур тәэсирләр белән кайттылар. Ул күрше Алексеевск районында Биләр музей-тыюлыгы территориясендә үтте. Аксубайның 3 нче мәктәбе ("Сәләт-Аксубай" клубы базасы шунда урнашкан) укытучылары Рушания Моратшина һәм Алена Селиванова җитәкчелегендә Форумга җәмәгать эшендә актив катнашкан, олимпиадаларда һәм иҗади бәйгеләрдә җиңү яулаган 26 укучы барды....

Аксубай укучылары "Сәләт" IV Халыкара яшьләр уку-укыту форумыннан зур тәэсирләр белән кайттылар.
Ул күрше Алексеевск районында Биләр музей-тыюлыгы территориясендә үтте. Аксубайның 3 нче мәктәбе ("Сәләт-Аксубай" клубы базасы шунда урнашкан) укытучылары Рушания Моратшина һәм Алена Селиванова җитәкчелегендә Форумга җәмәгать эшендә актив катнашкан, олимпиадаларда һәм иҗади бәйгеләрдә җиңү яулаган 26 укучы барды.
- Безне җиде алан-командага бүлделәр, - дип сөйләделәр форумда катнашучылар. - Шул рәвешле без Самарадан, Башкортостаннан, Татарстанның башка районнарыннан килгән яшьләр белән таныштык, яңа дуслар таптык.
- Башка төбәкләрдән килүчеләр, Татарстанда тарихка сакчыл карашны күреп, хәйран калдылар, - дип сөйли Ләйсән Вәлиуллина. - Мисалга, аланнар ханнар хөрмәтенә аларның исемнәре белән аталды. Шуның белән бергә смена IT-технологияләргә багышланды, даими рәвештә тарихи фактлар мисал итеп китерелде. Әлеге сменада булып без белем букчабызны, татарча сүзлек запасын тулыландырдык.
- "Сәләт" - гаилә, җылылык мохите. Монда һәркем башка кешенең уңышларына шатлана, нәрсәдер килеп чыкмаганда ярдәмгә килә, - дип сөйли тугыз яшьлек сәлкәшле Сәфәр Моратшин. - Мин, башта бераз куркыбрак торсам да, квиз-уенда катнаштым, сәхнәдә КВНда уйнадым. Нәни сәләтлеләр өчен "Бәләкәч" клубында булдым.
- Әйдәман-вожатыйларның мөнәсәбәте бик ошады, - дип сөйли Алина Игушкина. - Алар безнең өчен әти-әни дә, апаларыбыз да булдылар. Мин аларга теләсә нинди үтенеч белән мөрәҗәгать итә алдым һәм алар һәрвакытта да ярдәмгә килделәр. Нинди файдалы дәресләрдә, мастер-классларда булырга, нинди бәйгеләрдә катнашырга кирәклеген без үзебез хәл иттек, кызыклы шәхесләр белән очраштык. Алар безнең белән үз уңышларының тарихы белән бүлештеләр.
"Сәләт" IV Халыкара яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасында ике меңнән артык сәләтле бала һәм Татарстан, Башкортостан Республикаларыннан, Самара өлкәсеннән, якын һәм ерак чит илләрдән талантлы яшьләр катнашты. "IT база компетенциясе буларак" темасы буенча программаны тормышка ашыру өчен Форум эшендә йөзләрчә педагог, эшмәкәр, үз эшенең олстасы булган кешеләр катнашты. Белем, тәҗрибә һәм алдынгы технологияләрне җиткерү өчен һәр көнне 40тан артык - белем бирү, сәламәтләндерү һәм актив ял өчен 10 спорт мәйданчыгы эшләде.
"Сәләт" үз эченә бикләнгән балаларның да сәләтләрен ачты, активлык турында сөйләп торасы да юк. Безнең сәлкәшлеләр спорт ярышларында (ату буенча беренче һәм икенче урыннар), интеллектуаль уеннарда, квизда, КВН-уенда уңышлы чыгыш ясадылар. Аксубай кызларының бию күренеше алкышларга күмелде.
- Без "Сәләт"тә булган һәр мизгелдән рәхәтлек алдык, әле дә аннан алып кайткан хис-тойгылар белән яшибез, - дип сөйләүләрен дәвам иттеләр форумда катнашучылар. - Илназ Сафиуллин иҗат иткән быелгысы ел форумы җыры астындагы күләмле бию флешмобы онытылмаслык мизгел булып күңелләргә кереп калды. "Сәләт"не беренче булып ачкан Ләйлә Моратшинага сменага чакырганы өчен зур рәхмәт.
Ләйлә "Сәләт-Аксубай" клубының кураторы булып тора һәм ул да форумда беренче тапкыр гына катнашмады. Форумда клуб вәкилләрен җылы каршы алганнар, ә бу аның актив эш алып бару нәтиҗәсе булып тора.
- Мин беренче тапкыр сәлкәшкә, "Биләр каласы" лагеренә 2015 елда эләктем, - дип сөйли Ләйлә. - Һәм шуннан соң "Сәләт" минем максатыма, үсеш өчен стимул һәм мөмкинлеккә әйләнде.
Ләйлә клубның планнары белән дә уртаклашты. Алда - Сәләтлеләр университеты бәйгеләрендә катнашу һәм "Ел клубы" номинациясендә Сәмрух премиясе өчен көрәш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев