“Сәләт“ – үсеш мәйданчыгы
Күптән түгел "Сәләт" VI Халыкара яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы төгәлләнде һәм икенчесе ачылды. Форумда Россия төбәкләреннән, ерак һәм якын чит илләрдән 5 меңнән артык сәләтле бала катнашты, шул исәптән безнең районнан да 20 укучы. Болар олимпиадалар, иҗади бәйгеләр җиңүчеләре һәм призерлары, активистлар. Инде традициягә әверелгәнчә, ел саен форумның төп...
Күптән түгел "Сәләт" VI Халыкара яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы төгәлләнде һәм икенчесе ачылды.
Форумда Россия төбәкләреннән, ерак һәм якын чит илләрдән 5 меңнән артык сәләтле бала катнашты, шул исәптән безнең районнан да 20 укучы. Болар олимпиадалар, иҗади бәйгеләр җиңүчеләре һәм призерлары, активистлар. Инде традициягә әверелгәнчә, ел саен форумның төп кунагы булып Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тора. "4нче сәнәгать революциясе контекстында белем алу" Форумның беренче сменасының төп темасы булды. Аны ачу өчен интерактив очрашулар, дискуссияләр һәм мастер-класслар форматында 180 тематик уку-укыту мәйданчыгы оштырылды.
Фото: selet.biz
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев