Сәламәт тормыш рәвешен алга сөреп
Өстәл теннисын Кәкре Күл мәктәбендә физик форма тотуда иң яхшы ысул дип саныйлар. Шуңа теннис өстәлләрен мәктәп фойесында ук урнаштырганнар. Элегрәк күпчелек мәктәпләр укучылар өчен әлеге ял төрен сайлыйлар иде. Бүген Кәкре Күл укучылары һәр тәнәфестә өстәл теннисы белән шөгыльләнәләр. Уен белән мавыгып, алар җитезлеккә, хәрәкәтләр координациясенә өйрәнәләр, физик форма...
Өстәл теннисын Кәкре Күл мәктәбендә физик форма тотуда иң яхшы ысул дип саныйлар.
Шуңа теннис өстәлләрен мәктәп фойесында ук урнаштырганнар. Элегрәк күпчелек мәктәпләр укучылар өчен әлеге ял төрен сайлыйлар иде. Бүген Кәкре Күл укучылары һәр тәнәфестә өстәл теннисы белән шөгыльләнәләр. Уен белән мавыгып, алар җитезлеккә, хәрәкәтләр координациясенә өйрәнәләр, физик форма тотуда да әлеге спорт төренең файдасы зур. Шул рәвешле кәкрекүллеләр сәламәт тормыш рәвешен алга этәрәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев