Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сингапурча укытырга өйрәнделәр

    Узган атнада өченче мәктәптә укытучылар көне буена Сингапур алымына өйрәнделәр. Ни өчен өченче мәктәпме? Чөнки нәкъ менә ул өстенлекле мәктәп дип санала. Әнә шундый статуска ия булу өчен, биредә яңалыкларны кертергә, укырга һәм белеме белән уртаклашырга әзер булган директор һәм югары квалификацияле укытучылар эшли. БДИ тапшыру буенча да укучылар югары...

    Узган атнада өченче мәктәптә укытучылар көне буена Сингапур алымына өйрәнделәр.
    Ни өчен өченче мәктәпме? Чөнки нәкъ менә ул өстенлекле мәктәп дип санала. Әнә шундый статуска ия булу өчен, биредә яңалыкларны кертергә, укырга һәм белеме белән уртаклашырга әзер булган директор һәм югары квалификацияле укытучылар эшли. БДИ тапшыру буенча да укучылар югары уңышларга ирешәләр.
    Өстенлекле мәктәп үз укучыларына уникаль уку программалары, шәхси-ориентлашу укытуы тәкъдим итә.
    Бер көнлек "Ми эшчәнлегенә ярдәм итүче өйрәнүләр" күнегүләрендә белем бирү учреждениеләренең барлык укытучылары катнашты. Укуларны Сингапурдан килгән мистер Т. Прага алып барды. Тәрҗемәче ярдәме белән ул укулар үткәрде һәм педагоглар белән аралашты.
    Сүз уңаенда, Сингапур һәм безнең балаларыбызның гамәлләрендә аерма күренми.
    -Гомумән, укучылар барысы да бер төрле,-дип әйтте Прага. -Әлбәттә инде, мәдәниятләр, гореф-гадәтләр бераз үзгә, тик шуңа да карамастан, балалар бөтен җирдә бер төрле.
    -Бәләкәй сингапурчыларның мәктәптә көннәре ничек үтә? -дигән сорауга: -Иртәнге сәгать сигездә беренче сессия укулары башлана һәм көндезге сәгать бергә кадәр бара, -дип җавап кайтарды чит ил белгече. -Кайберәүләре 12.00 сәгатьтән алып икенче сессиядә укыйлар. Гадәттә, Сингапур балалары бик актив. Алар күп эшләр, күнегүләр башкаралар. Алар күпчелек дәресләрне саф һавада үткәрәләр.
    - Ә инде өстәмә укуларга килгәндә, аларны мәктәп тәкъдим итсә - бушлай, әгәр дә укучы шәхси мәктәптә яки аерым укытучыда белем алса, әлбәттә инде, түләргә туры киләчәк, -диде мистер Прага.
    -Бик яхшы укытучы,- дип әйттеләр аның турында безнең педагоглар.
    Көне буена укуларда булуга карамастан, укытучылар талчыкканга ошамаганнар иде. Алар алган тәҗрибә белән уртаклашырга кирәк, дигән уйлар белән таралыштылар.


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: