Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сингапур – Аксубай мөгаллимәсе күзлегеннән

Аксубайның 3 нче мәктәбе укытучысы Нина Краснова Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын камилләштерү программасын тормышка ашыру кысаларында Сингапурда стажировкада булып кайтты. Нина Петровна белән очрашып, без аңардан әлеге сәфәр турында сөйләвен, тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык. -Сингапурга бару-минем тормышымда зур вакыйга булды. Әлеге сәфәрне оештырган республикабызның Мәгариф министрлыгына, районның мәгариф бүлегенә...

Аксубайның 3 нче мәктәбе укытучысы Нина Краснова Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын камилләштерү программасын тормышка ашыру кысаларында Сингапурда стажировкада булып кайтты.


Нина Петровна белән очрашып, без аңардан әлеге сәфәр турында сөйләвен, тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык.

-Сингапурга бару-минем тормышымда зур вакыйга булды. Әлеге сәфәрне оештырган республикабызның Мәгариф министрлыгына, районның мәгариф бүлегенә һәм үземнең мәктәбемә чын йөрәктән зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә, стажировка вакытында миңа Сингапур мәктәпләрендә белем бирү системасының нәрсәне үз эченә алуын үз күзләрем белән күрергә туры килде.

-Әлеге утрауга бераз тукталыйк әле...

-Сингапур -алга киткән, үсеш алган, дөньяда югары технологияләр белән дан тоткан дәүләт. Самолетка утыруга ук без моның шулай икәнлегенә инандык. Монда кешегә уңайлы булсын, үзенең сәләтен ачып сала алсын өчен барысы да уйлап эшләнгән. Биредәге халыкка дисциплина һәм тәртипкә буйсыну, эшлеклелек, уңышка ирешү сыйфатлары хас. Менә шуның өчен сингапурлыларның озын гомерле булулары гаҗәп түгел дә.
Дәүләтнең зур өлешен алып торган Сингапур шәһәре, гадәти булмаганча искиткеч матур. Күк гөмбәзенә кадәр күтәрелгән йортлар күз явын алырлык. Әлеге заманча архитектурага табигать гүзәллеге дә кушыла. Моны үз күзләрең белән күрергә кирәк...

-Укыту алымы белән танышудан үзегез өчен нинди кызыклы һәм файдалы тәҗрибәләр алдыгыз?

-Без күп кенә мәктәпләрдә булдык, укытучылар һәм укучылар белән очраштык. Белем бирү процессында бик күп киселеш нокталарын билгеләдек. Анда да нәкъ бездәге кебек. Сингапурда без чыгарылыш укучыларына карата стандартлар, таләпләр турында ишеттек. Иң мөһиме, бала белем күнекмәләр генә алып калмыйча, киләчәктә тормышта үз урынын табарга, яраткан һөнәрләре белән шөгыльләнергә тиеш.

Моннан тыш мәктәп үз концепциясен сайлап алгач, стратегияләр төзелә. Укучыларга үзләренең ихтыяҗларына һәм юнәлешләренә җавап бирүче юлны сайлап алу мөмкинлеге бирелә. Сайлап алу мөмкинлеге аларны алган белемнәренә җаваплырак карарга чакыра. Без бит укучыларга төрле яклап үсеш алыр өчен универсаль белем бирәбез. Нәтиҗәдә, Сингапур мәктәбенең чыгарылыш укучысының үзенә карата ышанычы зур, ул мөстәкыйль, актив, камилләшүгә омтылган, кайгыртучан гражданин.

Укытучының белем бирүдәге роле турында аерым билгеләп үтәсе килә. Ул лаеклы урын алып тора. Мин үзебезгә булырга туры килгән һәр мәктәптә укытучының портретын гына түгел, аның казанышларын да күрдем. Аның турындагы мәгълүмат коридор диварында урын алган.
Укытучылар бүлмәсе безнең өчен дәфтәрләр тикшерү, ял итү, коллегаларың белән сөйләшү урыны булып торса, Сингапур укытучылары өчен ул төркемнәрдә эшләү урыны. Сингапурда гореф-гадәтләрне хөрмәт итәләр. Бездәге кебек анда да мәктәп музейлары бар. Әмма безнекеләрдән аермалы буларак алар белем бирү процессында эшлиләр. Шунысы игътибарга лаек- мәктәпләрдә һәр иртә дәүләт гимнын тыңлаудан башлана.

Кабинетларның материаль базасына зур игътибар бирелә. Мобильле аудиторияләр эшли, китапханәләр заманча техника белән җиһазландырылган.
Тагын шунысы игътибарга лаек, Сингапур мәктәпләрендә сыйныфлар зур. Бер сыйныфта уртача кырык укучы. Дәресне ике укытучы бер-берсен тулыландырып алып баралар. Стажировкада катнашып мин берничә юнәлеш буенча өйрәнүләр үттем. Үзем өчен бик күп кызыклы һәм файдалы яңалыклар алдым һәм Сингапур коллегаларының тәҗрибәсе эштә куллануга лаек дигән ныклы карарга килдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев