Аксубаево
  • Рус Тат
  • Штрафларны түләмәгән өчен кулга алганнар

    Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре усал ният белән штраф түләмәүче кешеләрне ачыклау буенча эш алып бара. Алты ай эчендә 61 материал тупланган, 13 эш буенча кулга алу җәзасы билгеләнгән, калганнары буенча - штрафлар салынган һәм мәҗбүри эшләргә җәлеп итү карарлары чыгарылган. Дәүләт автомобиль инспециясе искәртә: административ җаваплылыкка тартылган зат административ штрафны...

    Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре усал ният белән штраф түләмәүче кешеләрне ачыклау буенча эш алып бара.

    Алты ай эчендә 61 материал тупланган, 13 эш буенча кулга алу җәзасы билгеләнгән, калганнары буенча - штрафлар салынган һәм мәҗбүри эшләргә җәлеп итү карарлары чыгарылган.
    Дәүләт автомобиль инспециясе искәртә: административ җаваплылыкка тартылган зат административ штрафны штраф салу турындагы карар үз көченә кергәннән соң алтмыш көн эчендә түләргә тиеш. Административ штрафны билгеләнгән вакыт эчендә түләмәгән очракта, түләнмәгән штраф суммасының икеләтә күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким түгел, штраф салына яки унбиш тәүлеккә административ кулга алу, яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тарту каралган.
    Түләмәүчеләрнең кара исемлегенә кермәс өчен үзегезнең штрафларыгызны интернет-порталларда тикшерергә кирәк, күрсәтмәләрнең электрон төренә язылу - иң ышанычлысы. Штрафларны УИН номеры буенча, ГИС ГМПга тиешле мәгълүмат бирүне гамәлгә ашырган кредит учреждениеләрендә түләгез. Ә транспорт белән идарә иткәндә түләнгән квитанцияләрне үзегез белән йөртегез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: