Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сәхнәдә талантлар ачыла

    Районда иҗат отчеты башланды. Беренчеләрдән булып Мюд авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Гомумән, барлык клублар һәм мәдәният йортлары урыннарда концертлар куячаклар. Түбән Баланда хезмәткәрләренә генә искәрмә ясала - алар район Мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаячаклар. Мәдәният хезмәткәрләренең отчетлары февраль аеның соңгы көнендә тәмамлана. Аннан соң оешма һәм учреждениеләрнең...

    Районда иҗат отчеты башланды.


    Беренчеләрдән булып Мюд авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
    Гомумән, барлык клублар һәм мәдәният йортлары урыннарда концертлар куячаклар. Түбән Баланда хезмәткәрләренә генә искәрмә ясала - алар район Мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаячаклар. Мәдәният хезмәткәрләренең отчетлары февраль аеның соңгы көнендә тәмамлана.


    Аннан соң оешма һәм учреждениеләрнең иҗат отчетлары старт ала. Дөрес, сиксәненче елларда бу гадәти күренеш иде. 1 мартта, график буенча, Мәдәният йорты сәхнәсендә берничә оешма коллективлары чыгыш ясаячак. Иҗат отчетларының графигы һәм положениесе белән төгәлрәк район Мәдәният йортында танышырга мөмкин.


    -Конкурс үзешчән сәнгатьнең барлык жанрлары буенча үткәрелә,-дип аңлатма бирә Мәдәният йорты директоры Наталья Егорова. -Ә инде иҗат отчетларын яңалык буларак кабул иткән оешмаларга без киңәшләр, костюмнар белән ярдәм итәчәкбез.
    Җиңүчеләрне Мактау грамоталары, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: