Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Шигырьләрдә – минем йөрәгем

Шушы көннәрдә әдәбият сөючеләр якташ шагыйребез, бөек шәхес Хәсән Туфанның тууына 115 ел тулуны билгеләп үтте. Безнең Иске Татар Адәмсуы авыл китапханәсе дә бу чарадан читтә калмады. Китапханә мөдире Равия апа Таһирова Хәсән Туфанга багышланган "Шигырьләрдә - минем йөрәгем" дигән кичә үткәрде. Китапханәдә Хәсән Туфан турында стенд һәм китаплар күргәзмәсе...

Шушы көннәрдә әдәбият сөючеләр якташ шагыйребез, бөек шәхес Хәсән Туфанның тууына 115 ел тулуны билгеләп үтте.


Безнең Иске Татар Адәмсуы авыл китапханәсе дә бу чарадан читтә калмады. Китапханә мөдире Равия апа Таһирова Хәсән Туфанга багышланган "Шигырьләрдә - минем йөрәгем" дигән кичә үткәрде. Китапханәдә Хәсән Туфан турында стенд һәм китаплар күргәзмәсе оештырылды. Бу чарага Иске Татар Адәмсуы мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, балалар бакчасына йөрүчеләр һәм югары сыйныф укучылары чакырылды. Равия апа Хәсән Туфанның аяныч тормышы, иҗаты, шигырьләре белән таныштырды. Иске Кармәт авылындагы Хәсән Туфан музее һәм район күләмендә үткәрелгән зур бәйрәм турында сөйләде.

Аннан соң башлангыч сыйныф укытучысы Хәлидә Сәгыйрова шагыйрьнең "Гүзәл" исемле шигырен укыды. Без дә аның бик күп шигырьләрен укыдык. Аның шигырьләренә язылган җырларны искә төшердек. Ә балалар бакчасы тәрбиячесе Фәния апа Хадиуллина нәниләрне "Юкмыш бабай малае" китабы белән таныштырды.

Гомумән, Равия апа барлык кичәләрне, бәйрәмнәрне бик матур, эчтәлекле итеп үткәрә. Әле күптән түгел әниләр бәйрәме көненә "Бәхетле очрак" дигән әдәби чара үткәрде. Килгән әниләрне авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина бәйрәм белән тәбрикләде. Бәйрәмдә катнашучылар бик канәгать булдылар.

Без бу очрашуда Хәсән Туфан турында бик күп яңалыклар белдек. Ахырдан Хәлидә Минзакир кызы барыбыз исеменнән бик зур рәхмәт әйтте, барлык чараларны бергә матур итеп үткәрүне, алдагы эшләрдә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев