Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Шатлыклы да, моңсу да булган бәйрәм

Чыгарылыш кичәсе-бер үк вакытта шатлыклы хисләрне дә, моңсулыкны да үз эченә алган бәйрәмнәрнең берсе. Быелгы, күркәм гадәткә кергән район чыгарылыш кичәсе дә искәрмә булмады. Ул район Мәдәният йортында үтте, чыгарылыш укучылары бирегә сыйныф җитәкчеләре, мәктәп директорлары, әти-әниләре белән бергә җыелдылар. Чарага кичәне оештыруда спонсор ярдәме күрсәткән предприятие һәм оешма җитәкчеләре...

Чыгарылыш кичәсе-бер үк вакытта шатлыклы хисләрне дә, моңсулыкны да үз эченә алган бәйрәмнәрнең берсе.
Быелгы, күркәм гадәткә кергән район чыгарылыш кичәсе дә искәрмә булмады.


Ул район Мәдәният йортында үтте, чыгарылыш укучылары бирегә сыйныф җитәкчеләре, мәктәп директорлары, әти-әниләре белән бергә җыелдылар.
Чарага кичәне оештыруда спонсор ярдәме күрсәткән предприятие һәм оешма җитәкчеләре дә чакырылган иде. Анда уку чорында мәктәп һәм район горурлыгы булган иң яхшы укучыларны хөрмәтләделәр. Болар-"алтын" һәм "көмеш" медаль ияләре, Республика һәм Бөтенроссия бәйгеләрендә, фәнни конференцияләрдә, фән олимпиадаларында җиңүчеләр, иң яхшы спортчылар, шулай ук Бердәм дәүләт имтиханнарында югары артык балл җыйган укучылар. Аларның барысы да Грамоталар һәм Дипломнар белән бергә истәлекле бүләкләр дә алдылар.
Тантана "гаеплеләрен" район башлыгы Камил Гилманов, башкарма комитет җитәкчесе Николай Становов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина, яшьләр эше һәм спорт буенча комитет рәисе Рамил Минеголов, ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре котлады.
Рәсми өлештән соң матур итеп киенгән егет-кызларның бергәләп төрле төстәге шарларны зәңгәр күк кочагына очырып җибәрүләре аларның бала чаклары, мәктәп белән хушлашып, олы тормыш юлына басуларының бер мизгеле булды. -Сезнең уй-хыялларыгыз да шундый бөек булсыннар һәм тормышка ашсыннар иде,-дигән теләкләр теләделәр укытучылар.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган һәйкәл итәгенә веноклар кую да шулай ук истә калырлык мизгел булды. 71 ел элек, 1941 елның 22 июнендә, иртән иртүк педучилищедан бер төркем чыгарылыш укучысы үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән бергә турыдан-туры шул көнне башланган Бөек Ватан сугышына юл тоталар.
Бәйрәмдә катнашучылар соңыннан сәгать 10 га кадәр дискотекада биеделәр һәм яраткан укытучылары белән таңны каршылар өчен үзләре белем алган мәктәпләргә таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев