Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Шагыйрь, язучы, педагог

Яңа Дума урта мәктәбендә үткән фәнни-гамәли конференция күңелле бәйрәмгә әверелде, чөнки бу чара безнең якташыбыз, балалар язучысы Рушания Низамованың юбилеена туры китереп, аның иҗатына багышланган иде. Мәктәпнең актлар залында районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар, Рушания Минабетдинованың элеккеге коллегалары, туганнары җыелган. Хөрмәтле кунаклар арасында - мәгариф бүлеге мөдире Әминә...

Яңа Дума урта мәктәбендә үткән фәнни-гамәли конференция күңелле бәйрәмгә әверелде, чөнки бу чара безнең якташыбыз, балалар язучысы Рушания Низамованың юбилеена туры китереп, аның иҗатына багышланган иде.


Мәктәпнең актлар залында районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар, Рушания Минабетдинованың элеккеге коллегалары, туганнары җыелган. Хөрмәтле кунаклар арасында - мәгариф бүлеге мөдире Әминә Вәлиуллина, район газетасы мөхәррире Айдар Моратшин, язучы Нәбирә Гыйматдинова, Чистай педагогия колледжы вәкилләре бар иде. Язучының талантына баш иючеләрнең чыгышларында якташыбызның иҗатына соклану сүзләре яңгырады. Чыгышлар концерт программасы белән бергә үрелеп барды. Рушания апаның улы Фәнис башкаруындагы җырлар күңел кылларын аеруча тибрәндерде. Фәнис - Рушания Низамованың бу дөньяда ирешкән иң зур уңышы дисәк тә, ялгыш булмас. Бүгенге көндә алар икесе дә ислам дине кануннарына буйсынып, бик матур яшәп яталар. Җыр-бию, гармунда уйнау, шигырь-хикәяләр язу - аларның яраткан шөгыле. Әнисе эшен дәвам итеп, Фәнис тә укытучылык юлын сайлаган
Рушания Низамова - күпкырлы тормыш юлын үтеп, язмыш сукмагын үзе теләгәнчә салган олы шәхес. Туган авылында җиде еллык мәктәпне тәмамлап, бер ел колхозда эшләгәч, ул Казанда киномеханиклар мәктәбен тәмамлый һәм Югары Баланда авылында киномеханик булып эшли башлый. Тиздән үз авылларында яңа ачылган кичке мәктәпкә өлкән вожатый булып күчә. Анда да инде күнеккән эшен ташлый алмыйча, яшь киномеханиклар түгәрәген оештыра. 1964 елда, кичке мәктәптә укып унберенче сыйныфны тәмамлагач, Рушания заман яшьләренең төзелешләргә китү шаукымына ияреп, дус кызлары белән Башкортстанның Салават шәһәре төзелешенә китеп бара, анда ташчы һөнәрен үзләштерә, ләкин кайда гына эшләсә дә, аның күңеле гел әдәбият-сәнгатькә тартыла. Шул хыяллары аны Казан дәүләт университетына алып килә. Уку елларында "Әллүки" иҗат түгәрәгенә актив йөри. Университетны тәмамлаганнан соң, Рушания Низамова туган авылы Яңа Думага әйләнеп кайта һәм лаеклы ялга чыкканчы мәктәптә балаларга туган телгә мәхәббәт тәрбияли, гарәп телен дә өйрәтә. Бер үк вакытта әдәби иҗат түгәрәген җитәкли. Түгәрәккә йөрүче балалар белән берничә тапкыр Казан телевидениесендә тапшыруларда катнашалар. Бүгенге көндә Яңа Дума мәктәбендә эшләп килүче туган якны өйрәнү музее да тынгысыз Рушания ханымның тырышлыгы белән барлыкка килә.
- Мин бертөрлелекне яратмыйм. Миңа тормышны төрле яктан күрергә кирәк. Мисалга, пионерважатый булып эшләгәндә, малайлар миңа кырда эшләүләре турында мавыктыргыч итеп сөйләгәннәр иде. Шуңа кызыгып, каникул вакытында мин дә комбайн ярдәмчесе итеп эшкә урнаштым һәм алар белән бергә рәхәтләнеп кырда эшләдем, - дип сөйли Рушания Минабетдин кызы. Улы Фәнис Чистай педагогия колледжына укырга кергәч, кайгыртучан ана буларак, ул да шушы уку йортына барып эшкә урнаша. Кайда гына эшләсә дә, әйләнә-тирәдән үзенең әсәрләренә кертерлек әдәби образлар эзли. Авылдашларының кылган гамәлләре язучының хикәяләрендә, шигырьләрендә, рәсемнәрендә чагылыш таба.
Җитмеш еллык гомерендә Рушания Минабетдин кызы Низамова үз артыннан һәрчак якты эз генә калдырып баручы олы шәхес булып танылды. Ул халык мәгарифе отличнигы, Россия федерациясенең атказанган укытучысы, ТР язучылар союзы әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев