Аксубаево
  • Рус Тат
  • Шагыйрь һәм аның иҗаты турында

    Даһи шагыйрь Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Аксубайда күпсанлы чаралар үтте. Юбилей бәйрәмнәре барлык белем бирү оешмалары һәм мәдәният учреждениеләрендә дә оештырылды. Бөек татар шагыйре иҗаты буенча рәсемнәр, плакатлар, шигырь укучылар бәйгеләренә йомгак ясалды. Әдәби кичәләр, викториналар үткәрелде. Район үзәгенең өченче мәктәбендә Тукай әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Китапханәче Фәридә Фәизованың чыгышыннан соң...

    Даһи шагыйрь Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Аксубайда күпсанлы чаралар үтте.


    Юбилей бәйрәмнәре барлык белем бирү оешмалары һәм мәдәният учреждениеләрендә дә оештырылды. Бөек татар шагыйре иҗаты буенча рәсемнәр, плакатлар, шигырь укучылар бәйгеләренә йомгак ясалды. Әдәби кичәләр, викториналар үткәрелде.

    Район үзәгенең өченче мәктәбендә Тукай әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Китапханәче Фәридә Фәизованың чыгышыннан соң театральләштерелгән тамашалар башланды. Укучылар "Һәркемнең ашыйсы килә", "Су анасы", "Кәҗә белән сарык әкияте", "Эш беткәч, уйнарга ярый", "Театр", " Фатыйма һәм сандугач", "Яңгыр илә Кояш", "Шүрәле" әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Жюри балаларның сәхнә осталыгына, сәхнә күренешләренең сәнгать һәм музыкаль бизәлешенә бәя бирде. Барлык төр бәяләүләр буенча да 5 "Б" һәм 5 "А" сыйныф укучылары җиңүчеләр булдылар. Моннан тыш, төрле номинацияләр буенча аерым артистларны билгеләп үттеләр.

    Китапханә хезмәткәрләре Аксубайның үзәк мәйданында "Мин Тукай әсәрләрен укыйм" акциясен үткәрделәр. Ике сәгатьлек бу акциядә барлыгы 70 тән артык төрле һөнәр, яшь һәм милләт кешесе катнашты. Шигырьләр рус, татар, чуаш телләрендә яңгырады. Татар теле укытучылары, китапханәчеләр һәм "Ак калфак" оешмасы әгъзалары өчен үзәк китапханәнең уку залында "Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясен алуга кандидатлар бәйгесе җиңүчеләре" мәгълүмати-сәгать уздырылды. Үзәк китапханәгә керү юлында Татар язучысы юбилеена багышланган "Тукай мәңге безнең белән" флешмобы чаралар циклына нокта куйды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: