Аксубаево
  • Рус Тат
  • Шагыйрь истәлегенә

    3 нче Аксубай урта мәктәбендә бөек рус шагыйре Александр Пушкинга багышланган кичәләр үткәрү тардициягә керде. Бу көннәрдә мәктәптә шагыйрь истәлегенә чираттагы Пушкин укулары үтте. Чарада 5-10 сыйныф укучылары катнашты. Иң элек укучылар "Пушкинлы Мәскәү" дип исемләнгән китап күргәзмәсен карадылар. Кичәне китапханәче Фәридә Фәизова ачып җибәрде. Даһи турында рус теле һәм...

    3 нче Аксубай урта мәктәбендә бөек рус шагыйре Александр Пушкинга багышланган кичәләр үткәрү тардициягә керде.


    Бу көннәрдә мәктәптә шагыйрь истәлегенә чираттагы Пушкин укулары үтте. Чарада 5-10 сыйныф укучылары катнашты. Иң элек укучылар "Пушкинлы Мәскәү" дип исемләнгән китап күргәзмәсен карадылар.
    Кичәне китапханәче Фәридә Фәизова ачып җибәрде. Даһи турында рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Селезнева чыгышы да бик кызыклы булды.
    Мәктәп китапханәсе бераз вакытка театр бүлмәсенә әверелде. Балалар зур кызыксыну белән Пушкин әсәрләре буенча куелган тамашаны карадылар. Аннан соң укучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Аларны мәртәбәле жюри - район балалар китапханәсе белгечләре Валентина Жирнова һәм Валентина Дмитриева бәяләде. Иң яхшы шигырь сөйләүчеләр булып Әминә Фәизова, Рома Шугаев, Мария Варваркина, Энҗе Сәлахетдинова танылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: