Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Шагыйрь иҗатына мәдхия

3 нче Аксубай урта мәктәбендә традицион Пушкин укулары үтә. Чараны китапханәче Фәридә Фәизова ачты. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Ильина үз чыгышында бөек рус шагыйре иҗаты турында сөйләде. Балалар Пушкин шигырьләренә язылган лирик җырлар һәм романслар тыңладылар. Шигырь укучылар бәйгесе аерым дулкынландыргыч мохитта үтте. Башкаручылар тыңлаучыларга үзләренең шигъри юлларны...

3 нче Аксубай урта мәктәбендә традицион Пушкин укулары үтә.


Чараны китапханәче Фәридә Фәизова ачты. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Ильина үз чыгышында бөек рус шагыйре иҗаты турында сөйләде. Балалар Пушкин шигырьләренә язылган лирик җырлар һәм романслар тыңладылар.
Шигырь укучылар бәйгесе аерым дулкынландыргыч мохитта үтте. Башкаручылар тыңлаучыларга үзләренең шигъри юлларны ничек аңлауларын җиткерергә теләделәр. Шигырь укучылар иҗатына составына район үзәк китапханәсе вәкилләре - Татьяна Абросимова һәм Фәридә Мәхмүтова кергән абруйлы жюри бәя бирде.
Бәйгедә өч яшь категориясендә утыз биш укучы катнашты. Укучылар шигырьләрне җентекле, күңелләргә үтеп керерлек итеп укыдылар, шуңа күрә жюрига иң-иңнәрне сайлап алу җиңел булмады. Шулай да алар билгеле булды. Бишенче-алтынчы сыйныфлар арасында Юлия Беловага, җиденче-сигезенче сыйныфлар арасында Роман Шугаевка беренче урын бирелде. Өлкән сыйныф укучылары арасында Анна Бикмуллина (рәсемдә) җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев