Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сабантуй мәйданында

    Шимбә көнне Аксубайда традицион Сабантуй бәйрәме үтте. Безнең халыкның күңелен, ничек эшли һәм ял итә белүен нәкъ менә Сабантуй бәйрәме ачып сала да инде. Сабантуй бәйрәме дус-ишләрнең бергә очрашып-күрешү урыны булып тора, бәйрәм мохиты тудырып, төрле спорт уеннары, бил алышу ярышлары белән үзенә җәлеп итә. Аксубай Сабантуе үз мәйданында төрле...

    Шимбә көнне Аксубайда традицион Сабантуй бәйрәме үтте.
    Безнең халыкның күңелен, ничек эшли һәм ял итә белүен нәкъ менә Сабантуй бәйрәме ачып сала да инде. Сабантуй бәйрәме дус-ишләрнең бергә очрашып-күрешү урыны булып тора, бәйрәм мохиты тудырып, төрле спорт уеннары, бил алышу ярышлары белән үзенә җәлеп итә. Аксубай Сабантуе үз мәйданында төрле милләттән булган төрле буын кешеләрен җыйды. Нәрсә генә әйтсәң дә, безнең районда яшәүче татар халкы- кунакчыллыгы, чуашлар-дәртле, руслар ачык күңелле булулары белән аерылып торалар. Сабантуй татар милли бәйрәме булып саналса да, Аксубай районында аның милләте юк, ул барлык милләт халкы, кайткан кунаклар өчен күптән инде уртак бәйрәмгә әйләнде.

    Гореф-гадәтләр һәм йолалар

    Сабантуйның үзенә хас үзенчәлекләре бар. Район Мәдәният хезмәткәрләре әлеге бөек бәйрәмне халыкка бөтен яклап та ачып сала алдылар. Борынгыдан килгән сөлге җыю йоласы, һәрвакыттагыча, кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Элекке заманда Сабантуйдан соң кияүгә чыккан кызлар, Сабантуй батырына бирелә торган сөлгеләргә бизәкләрне үзләре төшергәннәр. Бүген, әлбәттә инде, беркем дә сөлге чикми, әмма бәйрәмгә килүчеләрнең күбесе бүләк ясар өчен һәм шул рәвешле борынгыдан килгән йолага ихтирам күрсәтү йөзеннән кульяулыклар алып килгәннәр.

    Татар милли үзәге вәкилләренең Наилә Мартынова һәм Алим Идиятуллинга кушылып, Сабантуй бәйрәмен ачып җибәрү мизгеле дә шулай ук онытылмаслык булды.

    Районда эшләп килгән-рус, чуаш, татар милли үзәкләрен көчле алкышларга күмеп каршы алдылар. Менә ул Аксубай төбәгенең төп байлыгы һәм көче булган халыклар дуслыгы. Аларга район һәм авыл мәдәният йортларының үзешчән сәнгать осталары да кушылды.

    Алар арасында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре рәссам-бизәүче Җәмил Гайфуллин, районның китапханәләр челтәре директоры Ирина Телешева, "Уяв" халык коллективы җитәкчесе Аркадий Харитонов, Халыкара, Бөтенроссия һәм республика бәйгеләре җиңүчеләре, дипломантлар һәм лауреатлар-"Калина" рус җырлары коллективы, "Веретенышко" балалар фольклор коллективы, "Уяв" халык фольклор коллективы, "Надежда" вокаль ансамбле, "Заман" татар милли үзәге бар иде.

    Аксубай районына спорт уңышлары алып килгән спортчылар парады да Сабантуй мәйданы түрендә колач алды-волейболчылар, чаңгычылар, җиңелатлетчылар, самбочылар, дзюдочылар, футболчылар, хоккейчылар, баскетболчылар мәйдан буйлап үттеләр. Парадка Татарстанның физик культура отличнигы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов җитәкчелек итте. Спортчылар белән бергә аларның тренерлары Рәис Бикушев, Александр Скворцов, Владимир Альметкин, Владислав Мулеев, Ольга Васильева, Анфиса Ишметова, Җәмил Сәйфуллин, Минзөфәр Мөдәрисов, Геннадий Леонтьев, Рәис Бикулов, Фәрхат Гайнуллин, Александр Лодоркин, Валерий Павлов, Руслан Шиһапов та мәйдан буйлап атладылар. Спортчылар көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәтеп төрле күнегүләр ясадылар.

    Хезмәтчәннәргә-ихтирам һәм мактау
    Үзләренең тырыш һәм фидакарь хезмәтләре белән районның авыл хуҗалыгы үсешенә үз өлешләрен керткән алдынгы игенчеләр һәм терлекчеләр -авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, иң уңган механизаторлар, шоферлар, агрономнар Сабантуй мәйданы түрендә төп урынны алдылар.

    -Сабантуй тормышыбызга ямь өсти, хезмәткә мәхәббәт уята. Аны чын-чынлап халык рухын чагылдыручы энҗе бөртеге, татар мәдәниятының чишмә башы дип атап була,-дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов кыр хезмәтчәннәрен, аксубайлыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлап. -Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчү кампаниясен вакытында төгәлләделәр. Булачак уңышка нигез салуда йөзләгән кеше әйтеп бетергесез күләмле эш башкарды.

    Камил Камалович аксубайлыларга һәм кунакларга өч телдә мөрәҗәгать итте, чөнки Сабантуй күптән инде бөтен халык бәйрәменә әверелде. Чәчү кампаниясен уңышлы үткәргәннәре өчен агрофирма, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә, фермерларга рәхмәт әйтте. Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин район халкын Татарстан Президенты исеменнән кайнар котлады.

    -Үзенчәлекле милли гореф-гадәтләрне гасырлардан-гасырларга күчереп, саклап һәм баетып килгән сабан бәйрәме татар халкының- хезмәт сөючәнлек, кунакчыллык, туган телгә һәм мәдәниятка мәхәббәт уяту кебек иң күркәм сыйфатларын гына үзенә сеңдергән. Әлеге язгы кыр эшләре тәмамлануны бәйрәм итүгә багышланган көндә без җир-анага, булачак уңышка нигез салучы һәм республикабызның иминлеген тәэмин итүче авыл хезмәтчәннәренә дан җырлыйбыз. Без Сабантуйда уңган игенчеләрне хөрмәтлибез, ат чабышларында җиңүчеләрнең кыюлыгына сокланабыз, милли җырлар һәм биюләрдән онытылмаслык тәэсирләр алабыз.

    Сабантуй -2014 ел әләмен күтәрү бәйрәмнең тантаналы мизгеле булды. Быел әләм күтәрүнең мактаулы миссиясе механизаторлар Николай Герасимовка ("Аксубай" агрофирмасы) һәм Рифкат Сөләймановка ("Аксу Агро") бирелде.

    Сабантуй мәйданы түрен яулаган игенчеләр, терлекчеләр адресына бик күп мактау сүзләре яңгырады. Тырыш һәм фидакарь хезмәтләре белән аерылып торган гади авыл кешеләре исемнәрен атап үтүгә лаек. Болар-Василий Иванов, Илнар Минһаҗев, Вильянис Зәйдуллин, Алмаз Мингалимов, Виталий Евлеев, Евгений Ирдулкин, Николай Герасимов, Вячеслав Ильдимиров, Полина Андреева, Федор Сафронов, Рифкать Сөләйманов, Шәүкәт Вәлиуллин, Равил Мусин, Анатолий Турин, Тәлгать Натиев, Николай Харитонов, Олег Карпухин, Владимир Хәкимов.

    Сабантуй мәйданында оста хуҗалык итә белүләре ярдәмендә районның авыл хуҗалыгын үстерүгә саллы өлеш керткән алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре-Искәндәр Зәйдуллин ("Сөт иле"), Әхнәф Сөниев ( "Аксубай" агрофирмасы), Иван Шугаев ("Актай"), Вәлиҗан Җәлалетдинов («Аксу-Агро»), Мансур Миннебаев ("Алтэкс"), Анатолий Савинов ("Аксубайсервис"), Алексей Чукин да ("Колос") хөрмәтләнде. Авыл хуҗалыгында ирешелгән уңышларны, аларның җитәкчеләре белән беррәттән башкарма директорлар һәм бүлек управляющийлары да уртаклашалар. Болар агрофирма бүлекчәләре җитәкчеләре-Габдулла Гатин, Рәдиф Канәфин, Владимир Крюков, авыл хуҗалыгы ветераннары-Арслангали Шәһивәлиев, Василий Кононов, Рәшит Сабиров, Владимир Дмитриев, Владимир Айдов, Рәсим Зарипов, Сергей Маклаков. Фермер Виталий Айдов һәм УСХиПның җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Александр Горбунов та бүләккә лаек булды. Район башлыгы Камил Гилманов һәм УСХиП җитәкчесе Хәлил Хәлимов алдынгы хезмәтчәннәргә ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы исеменнән медальләр, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырдылар. Сабантуйда бистә мэры Леонид Жуков адресына да мактау сүзләре әйтелде. Камил Гилманов, аның тырышлыгы белән бистә йөзе елдан-ел уңай якка үзгәрә, дип билгеләп үтте.

    Бу дуслыкка унбер ел
    Аксубай районы һәм Димитровград шәһәре арасындагы дуслык җепләре елдан-ел ныгый бара.
    Менә инде ничә еллар безнең район Димитровградта Сабантуй оештыру һәм үткәрүдә башлап йөрүчеләрнең берсе булып тора. Ә димитровградлылар ел саен безнең районда үткән Сабантуйда катнашалар. Быел да Сабантуйга аннан шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Ирина Баканова җитәкчелегендә делегация килде.

    -Без район белән танышып чыктык, сезнең спорттагы җиңүләрегез, мәдәният һәм авыл хуҗалыгына караган уңышларыгызны күреп сөендек,-диде Ирина Викторовна. -Аксубайлылар Димитровградта уздырылучы мәдәни һәм спорт чараларын оештырырга һәрчак ярдәм итәләр. Безнең шәһәрдә Сабантуй үткәрергә булышканыгыз өчен Сезгә олы рәхмәтебезне белдерәсебез килә һәм әлеге бәйрәмнең Аксубай җирендә уңышлы үтүен теләп калабыз.
    Димитровградлылар бәйрәмгә буш кул белән килмәгәннәр-шәһәр башлыгы исеменнән Аксубай районы башлыгы Камил Гилмановка бүләкләр тапшырдылар.

    Барлык кунаклар да безгә
    Сабантуй-районда якташларның һәм дусларның очрашу урыны. Аксубай үзенең кунакчыллыгы белән дан тота, шуңа да бу көндә кунаклар саны бихисап күп иде. Сабантуйның дәрәҗәле кунаклары арасында-Россия Федерациясе Думасының "Бердәм Россия "партиясе депутаты Фатыйх Сибагатуллин, Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Чистай шәһәренең Иминлек саклау федераль идарәсе вәкиле Айрат Муратов, "Татмелиорация Траст компаниясе" ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаков, "Татех" ЯАҖ генераль директоры Ирек Хәйруллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итүче бүлегенең баш киңәшчесе Ибраһим Мусин, районыбызны таныткан талантлы якташларыбыз-язучы Нәбирә Гыйматдинова, журналист Хөсәен Вәлиәхмәтов, "Таткоммунпрокомплект" лизинг компаниясе эшләре белән идарә итүче Илвир Хәмидуллин һәм башкалар. Һәр чакырылган кунак-районга һәрдаим ярдәм кулы сузучы якташыбыз.
    Төп сәхнәдә мактаулы урынны сугыш ветераннары Нина Александровна Телешева, Елисей Мурзич Тимирясов, шулай ук район үсешенә зур өлеш керткән тыл ветераннары һәм пенсионерлар алды.

    Әйдә халык, көч сынаш, күңел ач!
    Күпләр өчен Сабантуй күңелле ял итү урыны гына түгел, көч һәм җитезлекне сынау өчен дә менә дигән мөмкинлек. Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамланганнан соң, мәйданда иң җитезләр әтәч алырга дип биек колгага менделәр, балалар да, өлкәннәр дә капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, колга буенча йөрү, капчык сугышы кебек тардицион ярышларда катнаштылар. Трибунага якынрак урнашкан мәйдан исә спорт аренасына әйләнде. Биредә гер күтәрүчеләр, көрәшчеләр һәм кул көрәше осталары ярышты.
    Милли-мәдәни почмаклар һәм осталар шәһәрчеге

    Төп сәхнәдән читтәрәк традицион милли-мәдәни шәһәрчек оештырылган иде, биредә рус, татар һәм чуаш халык көйләре һәм заманча җырлар яңгырады. Һәрбер милли-мәдәни почмак хуҗалары кунакларны милли ашлар белән сыйладылар һәм бергәләп милли көйләргә биергә чыктылар.

    Башка еллардан аермалы буларак быел милли-мәдәни почмакларда төрле һөнәрчеләр дә бар иде. Алар теләгән кешеләргә агачны уеп, яндырып бизәк төшерү, бәйләү һәм сувенирлар ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр. Сәламәтлек саклау министры Адель Вафинны биредә агачка декоратив бизәк төшерергә өйрәттеләр һәм хәтта токмач камыры җәяргә дә мәҗбүр иттеләр. Шулай итеп биредә халык төрле һөнәргә дә өйрәнде, күңел дә ачты.

    Ат чабышы-Сабантуйның милли бизәге
    Сабантуй ипподромы ат чабышы яратучыларны үзенә җыйды. Ат чабышлары милли көрәш белән бергә, һәрвакыт бәйрәмнең төп өлеше булып тора. Бу бик мавыктыргыч тамаша һәм бик күпләр бирегә Аксубай чабышкылары өчен җан атарга дип килделәр һәм аларның өметләре акланды.

    Ат чабышлары кыза барган саен һавага тузан белән бергә азарт һәм көрәш рухы да күтәрелде. Тамашачылар ярышларны мөкиббән китеп карадылар. Һәрвакыттагыча куркубелмәс яшь чабышчы-кыз Ольга Шугаеваны көчле алкышларга күмделәр, ул җиңелә белми, шуңа күрә аның аты беренче килде.

    Сабантуй батыры
    Бәйрәмнең төп бизәге-милли көрәш-бик мавыктыргыч булды. Сабантуй батыры булу өчен төрле яшьтәге 60тан артык кеше көрәште, алар арасында узган елларда батыр калучылар да бар иде. Ә мәйдан читендә җиңүчене төп бүләк-тәкә көтеп торды.

    Сабантуйның яшел келәмендәге көрәш тамашачыларның көчле җан атулары белән кызганнан-кыза барды. Быел Сабантуйның абсолют батыры исемен Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы бүлеге хезмәткәре Илсур Сафин яулады. Батырның исеме игълан ителүгә үк, аның янына дуслары, хезмәттәшләре йөгереп килде һәм җиңүчене кулларына күтәреп күккә чөйделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: