РУХ – яңа пионер оешмасы
29 нчы сентябрь көне Аксубай яшьләре өчен тантаналы булды. Бу көнне яшь аксубайлылар Россиянең Укучылар Хәрәкәтенә РУХ керделәр. - Теләсә нинди балалар оешмасы - үз өсләренә җаваплылыкны үзләре өчен генә түгел, җәмгыять өчен дә ала торган яңа лидерлар, шәхесләр өчен старт мәйданы ул, - дип белдерде мәгариф бүлеге методисты Гөлкәй...
29 нчы сентябрь көне Аксубай яшьләре өчен тантаналы булды.
Бу көнне яшь аксубайлылар Россиянең Укучылар Хәрәкәтенә РУХ керделәр.
- Теләсә нинди балалар оешмасы - үз өсләренә җаваплылыкны үзләре өчен генә түгел, җәмгыять өчен дә ала торган яңа лидерлар, шәхесләр өчен старт мәйданы ул, - дип белдерде мәгариф бүлеге методисты Гөлкәй Хәйруллина.
Россиянең Укучылар Хәрәкәтенең беренче вәкилләренә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлкәй Хәйруллина тантаналы төстә галстук бәйләделәр. Аннан соң Россиянең укучылар хәрәкәте лидерлары съездының беренче делегаты Камилә Хәйруллина тантаналы ант бирде.
Россиянең укучылар хәрәкәте бөтен ил буенча 4 юнәлештә эшлиячәк: шәхесне үстерү, гражданлык активлыгы, мәгъүмати-медияле һәм хәрби-җанпәрварлык. Әлеге юнәлешләр экология, мәдәният, сәясәт, тарих һәм волонтерлык мәсьәләләрен үз эченә алачак. РУХны хәзердән үк "Яңа пионерия" дип атыйлар. Чөнки әлеге хәрәкәт пионерлар гореф-гадәтләрен дәвам итәләр: балалар җәмгыяви чараларда катнашачаклар, тик яңа форматта, Аксубайның 3 нче мәктәбе балалар-яшьләр хәрәкәтенең үзенчәлекле мәйданчыгы булачак.
Аксубай лицеенда быел яшьармиячеләр отряды оешты. Алар республика ярышларында уңышлы чыгыш ясыйлар. Яңа оешманың максаты - яшьләрдә зур гражданлык-җәмгыви активлык, ватанпәрварлык тәрбияләү, Бөек Ватан сугышыннан калган мирасны һәм илебез тарихын өйрәнү.
Әлеге оешманың мәгънәсен чакырылган кунак - генерал-майор Анатолий Молоствов та билгеләп үтте.
- Яшь армия - ул тәртип һәм яшьләрнең Хәрби Көчләрдә хезмәткә әзерлек мисалы булып тора.
Районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов һәм Анатолий Молоствов яшьармиячеләр сафына Аксубай лицее укучыларын кабул иттеләр. Арсений Охотников тантаналы ант бирде. Алга таба шундый отрядлар булдыру авыл мәктәпләрендә дә планлаштырыла.
1375 бала Татарстан варисы союзында тора. Бу барлык укучыларның яртысы диярлек. ТМСның төп максаты - һәр балага көчле, акыллы булырга һәм балаларның, яшүсмерләрнең хокукларын якларга өйрәтү. Җитәкчелек вәкилләре 2 нче Аксубай мәктәбендә укучы яңа вәкилләргә галстук бәйләделәр. Илсаф Даутов варислар антын укыды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев