Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Республика көненә багышладылар

Аксубай үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Республика көненә багышлап «Чәчәк ат, Татарстаным!» дип исемләнгән акция оештырдылар. Китапханә алды мәйданчыгы чәчәкләр белән бизәлгән иде. Шунда ук татар язучылары һәм шагыйрьләре китаплары һәм журналлар куелган өстәлләр тора. Алып баручылар бәйрәмгә килгән китап укучыларны да, узып баручыларны да чакырып алып республика турында шигырь сөйләттеләр, җыр...

Аксубай үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Республика көненә багышлап «Чәчәк ат, Татарстаным!» дип исемләнгән акция оештырдылар.


Китапханә алды мәйданчыгы чәчәкләр белән бизәлгән иде. Шунда ук татар язучылары һәм шагыйрьләре китаплары һәм журналлар куелган өстәлләр тора. Алып баручылар бәйрәмгә килгән китап укучыларны да, узып баручыларны да чакырып алып республика турында шигырь сөйләттеләр, җыр җырлаттылар. Төрле милләт вәкилләре, һөнәр ияләренең чын күңелдән шигырь укулары, җырлаулары тамашачыларны сөендерде. Узып барышлый гына бәйрәмгә катнашкан тамашачылар баштарак оялып торсалар, соңрак кыюланып китеп, берничә шигырь сөйләделәр.
Ике сәгать дәвам иткән акция йөзләгән кешене үзенә җәлеп итте. Катнашучылар да, читтә тамаша кылып торучылар да күңел күтәренкелеге генә түгел, бүләк итеп бирелгән шигырь җыентыкларын, журналлар алып киттеләр. Кайберләре китапханәгә кереп, үзләренә ошаган авторларның шигырь җыентыкларын өйдә укырга дип, яздырып алып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев