Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ремонттан соң танырлык түгел

    Аксубайда ремонттан соң ике - "Буратино" һәм "Ләйсән" балалар бакчалары ачылды. Бакчаларны төзекләндерүгә барлыгы 18 миллион сумга якын акча тотылган. Бу акчалар белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау Президент программасы бәрабәренә алынган. Хәзер балалар бакчалары танырлык түгел. Алар эчке яктан да, тыштан да үзгәргән. Биналарның фасадлары төрле төстәге сайдинглар белән тышланган,...

    Аксубайда ремонттан соң ике - "Буратино" һәм "Ләйсән" балалар бакчалары ачылды.

    Бакчаларны төзекләндерүгә барлыгы 18 миллион сумга якын акча тотылган. Бу акчалар белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау Президент программасы бәрабәренә алынган.

    Хәзер балалар бакчалары танырлык түгел. Алар эчке яктан да, тыштан да үзгәргән. Биналарның фасадлары төрле төстәге сайдинглар белән тышланган, ишегалларыннан куркыныч тудырып торган зур карт агачлар да юкка чыккан. Барысы турында да тәртип белән сөйлик әле.

    Программа кысаларында тәрәзәләр өлешчә алмаштырылган, санузеллар үзгәртеп корылган, бүлмәара ишекләр дә яңа, керү төркемнәре, бина тирәсе ремонтланган, фасады металл сайдинг белән тышланган. Эчке инженер коммуникацияләр дә тулысынча яңартылган, болар - канализация, җылыту, электр системалары.

    Кирпеч төзелештән кала монда бар нәрсә дә яңа. Хәтта штукатурка да салдырылган, түшәмнәр, идәннәр, диварларга сыйфатлы ремонт ясалган. Төркем, йокы бүлмәләре, актлар залы, аш, кер юу бүлмәләре, медицина кабинеты, баскычлар яңартылган.

    Гомуми үсеш төрендәге "Буратино" балалар бакчасы 1980 елда файдалануга тапшырыла. Бүгенге көндә бакчада 112 бала тәрбияләнә, 6 төркемдә 16 педагог эшли. Педагогларның берсе - "Казанның 1000 еллыгына" медале, өчесе РФ Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Балалар бакчасы нарасыйларга эстетик-сәнгать тәрбиясе бирүче өстенлекле юнәлеш буенча эшли.

    "Ләйсән" балалар бакчасы 1986 елда төзелгән һәм башта балалар ясләсе кебек эшләп килде. Хәзер бакчага 90 бала йөри, дүрт төркемдә 10 педагог шөгыльләнә. Белем бирү учреждениесенең миссиясе - ул баланы алга таба белем алуга өйрәтү, психологик һәм физик сәламәтлекне саклау, мәктәпкәчә яшьтәге шәхси сәләтне үстерү, балалар бакчасының позитив имиджын формалаштыру, яңа технологияләр кертү.

    Балалар бакчалары коллективларын һәм ата-аналарны район башлыгы Камил Гилманов котлады.

    - Әлеге бакчаларның ачылуын барыбыз да, аеруча да ата-аналар көтеп алды, - дип билгеләп үтте ул. - Төзекләндерелгән бакчалар хәзер башкалар өчен үрнәк булачак. Безнең өчен иң мөһиме, балаларыбызның куркынычсыз, уңайлы шартларда тәрбияләнеп үсүе.

    Ул балаларга һәм тәрбиячеләргә сәламәтлек, уңышлар теләде.

    Бакча мөдирләре Гөлшат Гелметдинова һәм Рәмзия Сафиуллина үз коллективлары исеменнән рәхмәт сүзләре әйттеләр. Бәхетле сабыйларның әти-әниләре дә җитәкчелеккә рәхмәт әйтергә килгәннәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: