Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Һәрберсе үзенчә талантлы

Мәдәният елы районның мәдәни өлкәсенә яңа традицияләр алып килде. Быел беренче тапкыр төп сәхнәдә район башлыгы Камил Гилманов һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Евгений Мартынов яңа ел алдыннан Татарстан сәхнәләрендә һәм аның чикләрендә, районның данын күтәргән Аксубайның яшь талантларына бүләкләр тапшырды. Бүләкләргә Наилә Крайнова җитәкчелегендәге "Аксубай егетләре" баянчылар ансамбле, Венера...

Мәдәният елы районның мәдәни өлкәсенә яңа традицияләр алып килде.

Быел беренче тапкыр төп сәхнәдә район башлыгы Камил Гилманов һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Евгений Мартынов яңа ел алдыннан Татарстан сәхнәләрендә һәм аның чикләрендә, районның данын күтәргән Аксубайның яшь талантларына бүләкләр тапшырды. Бүләкләргә Наилә Крайнова җитәкчелегендәге "Аксубай егетләре" баянчылар ансамбле, Венера Краснованың "Дэнс-тайм" хореография ансамбле, Наилә Мартынова кулы астында шөгыльләнгән солистлар, вокалчылар, Галина Сруртдинова җитәкчелегендәге балалар сәнгать мәктәбе, Әлфия Нурхамәтова җитәкчелегендәге туган якны өйрәнү музее данын республика күләмендә яклаган балалар, Аксубай китапханәсенең яшь китап укучылары лаек булды. Һәр бүләкләнүче бала - Аксубай җиренең энҗе бөртеге, алар һәр район чарасын бизи һәм быел да Аксубай һәм Нурлат районнары оештырган концертларда катнаштылар.
- Һичшиксез, Сезнең барыгыз да үзенчә талантлы, - дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә район башлыгы Камил Гилманов. - Рәхмәт сезгә, укучылар. Яшь йолдызчыкларның талантлы булулары белән генә түгел, укытучыларының ярдәме белән дә Аксубай сәхнәсендә кабынулары сөенечле күренеш.
Тик педагоглар балаларның талантлары гына җитми, әниләрнең ярдәме дә бик мөһим дип саныйлар. Шуның өчен районның төп сәхнәсендә ата-аналарга да Рәхмәт хатлары тапшырылды, балаларның иҗатын гына күәтләп калмыйча, аларны бәйгеләргә йөрткәндә ярдәм итү өчен ата-аналар комитеты оешкан.
Сәхнә түренә Казан, Мәскәү, Сочиның дистәләгән ярыш дипломатлары һәм лауреатлары булган иллегә якын укучы күтәрелде.
- Әлеге мәдәният елында тормышка ашырылган күркәм гадәт киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанабыз, - дип билгеләп үтте район Мәдәният йорты директоры Ольга Копонева.
Сәхнә түрендә балкыган йолдызчыклар үзләренә күрсәтелгән игътибардан бераз гына каушап калдылар.
- Яңа ел алдыннан без үзебезгә карата мондый бүләк көтмәгән идек, - дип әйттеләр "Дэнс-тайм" хореография ансамбленә йөрүчеләр. - Безгә бию ошый, хәзер инде безнең матди яктан да омтылыш бар.
- Мине китапханәгә йөргәнем өчен бүләкләделәр, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты китапханәнең иң яшь укучысы биш яшьлек Филипп. - Әни, әби белән барам. Миңа әкият китаплары ошамый, мин тормышны күзаллаган китапларны яратам, мәсәлән, янгын сүндерүчеләр турында. Сәхнәдән билгеләп үткәнчә, биш яшьлек егетнең өч ел китап уку стажы бар икән инде.
- Безне, әлбәттә, бәйгеләрдә дә бүләклиләр, тик ул бөтенләй башка бүләк, ә бусы Кыш бабайдан килгән кебек, - дип шаярттылар баянчы егетләр.
Тантаналы бүләкләү чарасыннан соң балалар Мәдәният йорты фойесында яңа ел кичәсе оештырдылар, балалар нинди генә яшьтә булуларына карамастан, аларның әкияткә ышанасылары килә, район җитәкчелегенең алар белән горурлануын һәм менә шуңа күрә дә аларга әкияти тылсымлы тамаша һәм бүләкләр тапшырырга әзер торуларын белү үзе зур бәхет.
Бүләкләү тантанасыннан үзегезне һәм үзегезнең дусларыгызның фотоларын aksubayevo.ru сайтының Фотогалере http://www.aksubayevo.ru/ru/gallery/category/42--22122014.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев