Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Районның алтын тавышы

Акташ авылы клубы җитәкчесе - җырлар авторы һәм башкаручы Василий Анашкин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Әлеге якты, ачык күңелле, һәрвакытта да йөзеннән елмаю китмәгән, сәхнәдән уңай энергия биреп торучы кешене белмәүчеләр аздыр. Ә бит ул быелдан гына рәсми рәвештә мәдәният өлкәсендә, Акташ авыл мәдәният учагында эшли башлады. Моңа...

Акташ авылы клубы җитәкчесе - җырлар авторы һәм башкаручы Василий Анашкин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Әлеге якты, ачык күңелле, һәрвакытта да йөзеннән елмаю китмәгән, сәхнәдән уңай энергия биреп торучы кешене белмәүчеләр аздыр. Ә бит ул быелдан гына рәсми рәвештә мәдәният өлкәсендә, Акташ авыл мәдәният учагында эшли башлады. Моңа кадәр Василий Анашкин, кем әйтмешли, ирекле җырчы иде.

-Райондагы бер генә чара да Василий катнашыннан башка үтми. Ул - үзешчән артист, районда чуаш халык иҗатын саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән кеше, - дип сөйли район Мәдәният бүлеге җитәкчесе Евгений Мартынов. - Ул төп сәхнәдә үткәрелгән хәйрия концертларында, "Ягымлылык" социаль приютында, Федоровка интернат-йортында чыгыш ясый. Аны район чикләрендә дә яхшы беләләр. Василий Анашкин Аксубай районы үзешчән сәнгать делегациясе составында берничә тапкыр "Уйна, гармун!", "Чуаш сандугачы", чуаш җырларын башкаручылар, Кама аръягы чуашларының "Выля, хуткупас!", "Акатуй" милли бәйрәмнәрендә, "Юрла, ташла чаваш сынни" чуаш халык иҗаты, "Уяв" чуаш мәдәнияты фестивалендә, "Ни крут юрри" республика рекрут җырлары бәйгесендә, "Семицветик" Идел буе халыклары фестивалендә катнашты.

Мәдәният өлкәсендә озак еллар һәм нәтиҗәле эшләгәне өчен Василий күптапкыр Бөтенроссия, республика бәйгеләре, фестивальләре Дипломнары, район Мәдәният бүлеге һәм район хакимиятенең Рәхмәт хатлары һәм грамоталары белән бүләкләнде.

Сиксәненче еллар кешеләре Василийның Аксубайның "өске урам" узаманы булуын хәтерлиләрдер әле - ул баянда, гитарада уйнаган. Аның яңгыравык тавышын бала чактан ук ишеткәннәр һәм җиде яшендә Казан консерваториясендә тавышын тыңлап карыйлар. Әмма ул, дәүләт диварларында каласы килмичә, өенә кайтып китә. Укыганда, урамда, армиядә, Яр Чаллы автогигантының төп конвейерында эшләгәндә дә Василий җыр белән хушлашмый. Эшлиме, коллегалары белән ял итәме - бөтен җирдә башлап җибәрүче була. Яр Чаллы ДАИсында биш ел инспектор булып эшләү дәверендә дә үзешчән сәнгатьтә катнаша.

-Мин 25 ел җырлыйм, әмма сәхнәгә чыкмаган вакытым да булды, Аксубайга кайту белән беренче чиратта, тормышымны көйләргә кирәк иде, - дип сөйли ул. - Минем өчен гаилә һәрвакытта да беренче чиратта булды - гаиләм имин булсын һәм мохтаҗлык күрмәсен өчен бар тырышлыгымны куйдым. Аллага шөкер, мин кешеләрдән көнләшмим. Финанс бәйсезлегем өчен - үземнең бизнесым, күңелем өчен җырларым бар.

Василий Михайлович күпбалалы ата - аның биш баласы бар. Беренче никахтан өч баласы шәһәрдә яшәргә калган, икенче никахтан туган кызы Аделина вокал белән шөгыльләнә, улы Николай бар. Ул үзен бәхетле кеше дип саный һәм начар кешеләр юктыр ул - аларны күңелең белән аңларга гына кирәк, дигән принцип белән яши.

Иҗатка килгәндә рус, туган теле - чуаш телендә дә җырлый.

-Аксубай авторлары Геннадий Якимов, Иван Павлов шигырьләренә көйләр язам, үзем иҗат иткәннәре дә шактый. Җырларымның берсен әниемә багышлап таң атканда яздым... Әниемә 93 яшь һәм мин гомеремдә дә үз адресыма начар сүз ишетмәдем - минем өчен ул гаилә учагын саклаучы һәм балаларны тәрбияләүдә үрнәк булып тора.

Василий үзен бәхетле кеше дип саный һәм әлеге бәхетнең яртысы - гаиләдә, икенчесе - сәхнәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев