Район рейтингы лидеры булган мәктәп нинди максатлар белән яши
Иске Ильдеряк мәктәбенә агымдагы елның 1 сентябрендә 50 ел тулды. Бу вакыт эчендә ул районның гомуми белем бирү оешмалары, халык арасында ныклы абруй казанды. Һәр елны чыгарылыш укучылары арасында укуда аерым уңышлар өчен медальләр белән бүләкләнүчеләр бар. Узган ел өч укучы ГТО нормаларын алтын билгегә үтәде. - Сыйфатлы белем бирү...
Иске Ильдеряк мәктәбенә агымдагы елның 1 сентябрендә 50 ел тулды.
Бу вакыт эчендә ул районның гомуми белем бирү оешмалары, халык арасында ныклы абруй казанды. Һәр елны чыгарылыш укучылары арасында укуда аерым уңышлар өчен медальләр белән бүләкләнүчеләр бар. Узган ел өч укучы ГТО нормаларын алтын билгегә үтәде.
- Сыйфатлы белем бирү билгесе мәктәпнең укытучылар коллективы эшчәнлегендә һәрвакытта да алдынгы урынны алып торды, - дип фикерләре белән бүлеште директор Алексей Буинский. - Мәктәп укытучыларының һөнәри дәрәҗәсе даими арта: 23 педагогның 30 проценты - югары, 52 проценты беренче квалификацияле категориягә ия. Безнең мәктәптә ике - "Укытучы-остаз" һәм "Укытучы-оста" гранты җиңүчесе эшли.
Бердәм дәүләт имтиханнарында югары күрсәткечләр - мәктәп педагогларының эшчәнлек нәтиҗәсе.
БДИның чагыштырмача күрсәткечләре (уртача баллар)
Рус теленнән | Математикадан | ||||||
еллар | мәктәп буенча | район буенча | ТР буенча | еллар | мәктәп буенча | район буенча | ТР буенча |
2014-15 | 77 | 65,2 | 69,2 | 2014-15 | 51,3 | 46,1 | 50,2 |
2015-16 | 82,4 | 70,5 | 73,05 | 2015-16 | 58,8 | 47,9 | 52,08 |
Мәктәп БДИ нәтиҗәләре буенча район рейтингында 1нче урынны алды.
Фән олимпиадаларында катнашу нәтиҗәләре күрсәткечләре һәр елны уңай динамиканы күрсәтә. Укучылар 200дән артык шәхси һәм командалы интеллектуаль-иҗади ярышларда катнашалар.
Сәламәт яшәү рәвеше алып баруны формалаштыру буенча эш физкультура укытучысы Владимир Альметкинның авторлык программасына нигезләнеп төзелә. Булдырылган сәламәтлек саклау мохите ГТО нормалары һәм спортның төрле төрләре буенча ярышларда югары казанышларга ирешергә ярдәм итә.
- Мәктәп нинди тормыш белән яшиме? Бик актив тормыш белән. Укытучылар тәҗрибәләрен коллегалары белән уртаклашалар, проектлар эшләүдә бер-берсенә ярдәм итәләр, уртак чаралар үткәрәләр, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә актив катнашалар һәм җиңүләр яулыйлар. Безнең мәктәп мәгариф хезмәткәрләре өчен өч район семинарын үткәрүдә төп мәйдан булды, - дип канатланып сөйли оешма җитәкчесе. - Яңа иҗат җимешләре, ачышлар белән кайнау безнең мәктәп коллективына һәрвакыт юлдаш булды. Казанышларга омтылу, белем бирүнең яңа алымнарын эшләү - мәктәп коллективының визит карточкасы булып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев