Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Район китапханәсенә – 95 ел

Сишәмбе көнне Аксубай үзәк китапханәсе үзенең 95 еллык юбилеен зур бәйрәм оештырып билгеләп үтте. Ягымлы елмаю белән... Беренче карашка китапханәче эше бик җиңел тоелырга мөмкин. Килдең, җайлы утыргычыңа утырдың һәм китап укучыларны көтәсең. Аңарга китап язып бирәсең - һәм тагын утырасың. Бу тоемлау китапханәче үзенең нәфис кулларында никадәр китап ташыганын...

Сишәмбе көнне Аксубай үзәк китапханәсе үзенең 95 еллык юбилеен зур бәйрәм оештырып билгеләп үтте.
Ягымлы елмаю белән...


Беренче карашка китапханәче эше бик җиңел тоелырга мөмкин. Килдең, җайлы утыргычыңа утырдың һәм китап укучыларны көтәсең. Аңарга китап язып бирәсең - һәм тагын утырасың. Бу тоемлау китапханәче үзенең нәфис кулларында никадәр китап ташыганын белгәнгә кадәр генә сузыла. Стеллажлар арасында ничә километр юл уза ул? Ә китап укучылар белән эше күпме? Алып кил, алып кит, яз, алыштыр, киңәш бир, этәргеч бир, ябыштыр... Ә җәмәгать эшләре? Сценарий яз, чыгыш ясаучыларны әзерлә, тамашачыларны җый, үткән тантаналар өчен отчет яз... Һәм боларның барысын да йөзеңә ягымлы һәм шатлыклы елмаю билгеләре чыгарып башкарырга.

Бәйрәм үтәсе көнне район Мәдәният йортына кергәч үк, зурдан кубып әзерләнүләре сизелеп тора иде. Төрле темаларга күргәзмәләр оештырылган - халыклар дуслыгы, Җиңүнең 70 еллыгыннан алып, экология темасына кадәр. Аларның һәрберсен оста итеп сайланган әкият геройлары "яклады".

Тантана

Мәдәният йорты залына җитәкчеләр, китапханә хезмәткәрләре һәм авылдагы мәдәни учакларны саклаучылар, фикердәшләр , шулай ук гади китап һәм китапханә яратучылар җыелган иде.

- Электрон технологияләр кертелсә, китапханәдә укучылар калмаячак, дип юрадылар кайберәүләр, әмма безнең укучыларыбыз күп, китапханәгә йөрүчеләр саны буенча без республикада алдынгы урында торабыз, - дип сөйләде район башлыгы Камил Гилманов. - Хөрмәтле Ирина Анатольевна, китапханә системасы хезмәткәрләре, кадерле кунаклар, сез барыгыз да үзегезнең уңышларыгыз белән горурлана аласыз. Соңгы елларда бу өлкәдә бик күп эшләр башкарылды. Китапханәнең бер бинадан икенчесенә күчеп йөрүен, тагын күченергә туры килсә дип китапларның тартмаларда саклануын барыгыз да хәтерлидер, мөгаен. Президентыбыз ярдәме белән яңа, әйбәт бина булдырылды. Хәзер җирлекара китапханә Аксубайның бер бизәге булып булдырылды. Әмма эш моның белән генә тәмамланмады, авыллардагы китапханәләрне дә тулысынча яки өлешчә төзекләндерәбез. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. Хөрмәтле китапханәчеләр, мин сезне чын күңлемнән тәбрик итәм һәм яңа үрләр яулавыгызны, зур уңышларга ирешүегезне телим.

Район җитәкчесе китапханә һәм аның директоры Ирина Телешеваның ирешкән уңышларын билгеләп үтте һәм коллективка Рәхмәт хаты белән егерме меңлек премия тапшырды.

Китапханә - безнең горурлыгыбыз

Коллектив үзенең уңышлары белән горурлана ала. Алар РИТЭК линиясе буенча "Төсле каникуллар" һәм "Ихлас йөрәк" дигән проектларда җиңү яуладылар һәм аларны тормышка ашырдылар. 2011 елгы эш нәтиҗәләре буенча Аксубай үзәк китапханәсе "Ел алдынгысы" исеменә лаек булды. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Россия тарихы елында китапханәләр" бөтенроссия бәйгесендә дипломант булдылар. 2013 елда китапханә "Эколидер" республикакүләм бәйгедә лауреат булды, Казанда узган җәйге Универсиаданы оештыручыларның Рәхмәт хаты белән билгеләнеп үтелде. "Курчаклар белән уйный һәм китап укый торган театр" республика конкурсында Диплом алдылар, директор Ирина Телешева "ТРның мактаулы мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек булды.

2014 елда яңа уңышларга ирештеләр - РИТЭКтан "Уяну" проекты белән грант оттылар, мәгълүмати-сервис бүлеген җитәкләүче Алексей Дмитриев "Ел китапханәчесе" бөтенроссия бәйгесенең финалчысы булды. Бүләкләү тантанасы катнашучыларны бик дулкынландырды. Хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Фәимә Гатина "Мәдәният өлкәсендә ирешкән уңышлар өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде, Галина Харитонова (Иске Чуаш Адәмсуы китапханәсе), Татьяна Максимова (Урмандеево), Евгения Лодоркина (әдәбиятны тулыландыру һәм эшкәртү бүлеге) министрлык исеменнән Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр. А. Дмитриев, И. Давыдова, В. Сулейманова, В. Лаврентьева, Г. Галиева район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булды. Күп кенә китапханәчеләр мәдәният бүлеге һәм Чуаш милли-мәдәни автономиясе исеменнән Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары алдылар.

Бүләкләү

ТР ЧНКА рәисе Константин Яковлев китапханәчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Моннан тыш республиканың Милли һәм Яшүсмерләр китапханәсе, күрше Алексеевск, Нурлат, Чистай районнарының китапханә директорлары үзләренең хезмәттәшләрен котладылар. Район оешмалары җитәкчеләре дә буш кул белән килмәгәннәр.



Сугыш ветераны һәм сиксән еллык китап уку стажына ия булган Нина Телешевага "Иң мактаулы китап укучы" медале тапшырылды. Полина Захарова исә китапханәнең "Иң яшь китап укучысы" исеменә лаек булды.
Ирина Телешева бәйрәм соңында тәбрикләүлә, бүләкләр, игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен барысына да рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев