Район укытучылары алдынгы югары уку йортлары профессорларыннан мастер-класслар алу мөмкинлегеннән теләп файдаландылар.
Аксубайның 2нче мәктәбендә өзлексез белем бирү буенча проректор, НИИның педагогик инновацияләр һәм инклюзив белем бирү буенча директоры, педагогик фәннәр докторы Дания Әхмәтова һәм ТиИП кафедрасы профессоры, Яшел Үзән филиалының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Татьяна Челнокова директорлар һәм...
Район укытучылары алдынгы югары уку йортлары профессорларыннан мастер-класслар алу мөмкинлегеннән теләп файдаландылар.
Аксубайның 2нче мәктәбендә өзлексез белем бирү буенча проректор, НИИның педагогик инновацияләр һәм инклюзив белем бирү буенча директоры, педагогик фәннәр докторы Дания Әхмәтова һәм ТиИП кафедрасы профессоры, Яшел Үзән филиалының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Татьяна Челнокова директорлар һәм аларның урынбасарлары өчен "Көрәшергә, эзләргә, табарга һәм бирешмәскә!", "Белем бирүдә ничек уңышлы менеджер булырга?", "Белем бирү стандартларыннан - һөнәри стандартларга" темалары буенча фәнни-гамәли конференция оештырдылар.
ТиИП кафедрасының өлкән мөгаллиме, "VERA" үзәге директоры Артем Игнатьевның "Уен технологияләрен кулланып мәктәп яшендәге балаларның сөйләмен үстерү" һәм "Мәктәп яшендәге балаларның дисграфиясен һәм дислексиясен төзәтү алымнары һәм ысуллары" темалары буенча биргән мастер-класслары психологларга, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләренә, балалар бакчасы тәрбиячеләренә, башлангыч сыйныфлар укытучыларына үтә дә файдалы булды. Башлангыч сыйныфлар укытучылары һәм фән мөгаллимнәре педагогик психология һәм педагогика кафедрасы мөдире Анна Скоробогатова аңлаткан "Заманча педагогик технологияләр" һәм "Балалар сөйләмен үстерүдә заманча технологияләр" белән кызыксындылар.
Чара азагында укытучыларга фәнни-гамәли конференциядә катнашуларын раслаган сертификатлар тапшырылды.
Нет комментариев