Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Президент чыршысында

Аксубай районыннан утыз бала Казанга Президент Чыршысына барды. Болар уку алдынгылары, спортта һәм мәдәниятта аерылып торган мәктәп укучылары. "Татнефтьарена"ның зур залында күренекле артистлар катнашындагы ике сәгатьлек Яңа ел тамашасында балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. - Президент Чыршысында булып, мин онытылмас тәэсирләр һәм кәеф күтәренкелеге алдым, - дип уртаклашты Аксубайның өченче мәктәбе...

Аксубай районыннан утыз бала Казанга Президент Чыршысына барды.


Болар уку алдынгылары, спортта һәм мәдәниятта аерылып торган мәктәп укучылары. "Татнефтьарена"ның зур залында күренекле артистлар катнашындагы ике сәгатьлек Яңа ел тамашасында балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. - Президент Чыршысында булып, мин онытылмас тәэсирләр һәм кәеф күтәренкелеге алдым, - дип уртаклашты Аксубайның өченче мәктәбе укучысы Алинә Фәизова. - Безне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәм белән котлады. Аннан соң бозда матур биюләр һәм яңа ел җырлары белән искитмәле шоу булды. Барыннан да бигрәк миңа яңа ел тамашасы - Яңа елның ничек барлыкка килүенә багышланган тылсымлы әкият бик ошады. Бөтен җирдә дә бәйрәм мохите һәм яңа ел могҗизасын көтү сизелеп торды.

Фото i1.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев