Аксубаево
  • Рус Тат
  • Премия алучылар хөрмәтенә

    Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү буенча комиссия, әсәрләр һәм эшләрне караганнан соң, премия алуга 14 кандидатны күрсәтү турында карар кабул итте. Аксубай җирлекара китапханәсендә "Тукай премиясе: кем чираты?" китап-мәгълүмати күргәзмә оештырылган. Монда Тукай премиясенә кандидатларның иҗадый эшләре тәкъдим ителгән. Исегезгә төшерәбез, әлеге премияне алуга илебез...

    Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү буенча комиссия, әсәрләр һәм эшләрне караганнан соң, премия алуга 14 кандидатны күрсәтү турында карар кабул итте.


    Аксубай җирлекара китапханәсендә "Тукай премиясе: кем чираты?" китап-мәгълүмати күргәзмә оештырылган. Монда Тукай премиясенә кандидатларның иҗадый эшләре тәкъдим ителгән. Исегезгә төшерәбез, әлеге премияне алуга илебез һәм милли мәдәниятны үстерүгә саллы өлеш керткән, җәмәгатьчелек тарафыннан хөрмәт казанган эшлеклеләр, әдәби һәм сәнгать әсәрләре, шулай ук әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге күренекле фәнни тикшеренү эшләре күрсәтелә. Шул көннәрдә күргәзмәне тәкъдир итү булды. Моңардан тыш уку залы мөдире Фәймә Гатина коллегаларына "Йөрәк Тукай белән сөйләшә" проектын тәкъдим итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: