Аксубаево
  • Рус Тат
  • Портрет өчен – сызыклар

    Аксубайның туган якны өйрәнү музеенда Роза Саттарованың иҗат эшләре күргәзмәсе ачылды. Яшь останың бу тәүге күргәзмәсе. Ул дуслары, танышлары, сәнгать яратучылар алдында үзенең сәләтен яңа гына ача әле. Аның иҗат юнәлеше - графика төрендә башкарылган портретлар. Күргәзмәләр диварын атаклы голливуд артистлары, җырчылар биләп алган. Тамашачылар чит ил киноиндустриясе йолдызларын, зур...

    Аксубайның туган якны өйрәнү музеенда Роза Саттарованың иҗат эшләре күргәзмәсе ачылды.


    Яшь останың бу тәүге күргәзмәсе. Ул дуслары, танышлары, сәнгать яратучылар алдында үзенең сәләтен яңа гына ача әле. Аның иҗат юнәлеше - графика төрендә башкарылган портретлар. Күргәзмәләр диварын атаклы голливуд артистлары, җырчылар биләп алган. Тамашачылар чит ил киноиндустриясе йолдызларын, зур күзлекле яшь Гарри Поттерны шунда ук танып алалар. Автор үзенең "геройларының" кәефен дә төгәл сурәтли алган. Графика - катлаулы сәнгать төре. Нечкә сызыклар белән, ак һәм кара җирлектә сурәтләр китереп чыгаруга зур көч һәм тырышлык, түземлек таләп ителә. Роза, сәнгать белеме булмаса да, әлеге техниканы бөтен нечкәлекләренә кадәр үзләштергән.

    - Бала чактан рәсем ясарга яраттым, әмма ниндидер казанышларга ирешүне беркайчан да максат итеп куймадым, - ди автор. - Бераз вакытым һәм кәефем булса, шунда ук иҗатка керешәм.

    Роза Саттарова белеме буенча тәрҗемәче-лингвист. Ул инглиз теленнән белем бирде, хәзер "Бердәм Россия" партиясенең Аксубай бүлеге белгече.

    Күргәзмәне ачуда катнашучылар яшь рәссамга иҗади уңышлар теләделәр. Музей директоры Әлфия Нурхамәтова Роза Саттарованың "Балкыш" иҗат берләшмәсенең яңа әгъзасы булуы турында әйтте. Күргәзмә май азагына кадәр дәвам итә.

    ФОТОГАЛЕРЕЯ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: