Аксубаево
  • Рус Тат
  • Пионерия көне – буыннар очрашуы

    Пионерия көнен районның үзәк мәйданында массакүләм күңел ачу чарасы белән билгеләп үттеләр. Аксубайның барлык мәктәпләреннән башлангыч сыйныф укучылары, авыл мәктәпләреннән иң яхшы укучылар, балалар хәрәкәте активистлары Татарстан варислары слетына җыелдылар, моны буыннар очрашуы дип тә атап була. Өлкәннәр үзләрен ничек итеп пионерлар сафына кабул итүләрен искә алдылар, Татарстан варислары шатлыклары...

    Пионерия көнен районның үзәк мәйданында массакүләм күңел ачу чарасы белән билгеләп үттеләр.

    Аксубайның барлык мәктәпләреннән башлангыч сыйныф укучылары, авыл мәктәпләреннән иң яхшы укучылар, балалар хәрәкәте активистлары Татарстан варислары слетына җыелдылар, моны буыннар очрашуы дип тә атап була. Өлкәннәр үзләрен ничек итеп пионерлар сафына кабул итүләрен искә алдылар, Татарстан варислары шатлыклары белән уртаклаштылар. Алар балалар сәнгать мәктәбе барабанчылары тавышы астында мәйдан буйлап төз саф буып атлап уздылар һәм тантаналы линейкага төзелделәр.

    -19 май безнең районда балалар иҗтимагый хәрәкәтенең туган көненә әверелде, - дип билгеләп үтте үзенең котлавында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. - Пионерлар оешмасы балаларны җәмгыять тормышына өйрәтте, патриотлар тәрбияләде. Бүген активист балалар хәрәкәте безнең районда да яңа колач ала. Татарстан варислары аллеялар утырталар, ветераннарга ярдәм итәләр. Әлеге хәрәкәтнең балаларны патриот гражданнар итеп тәрбияләүдә безнең өчен әһәмияте зур.

    Сергей Александров "Чиксез балачак" Халыкара фестиваленең республика этабы җиңүчеләре Анна Крайнованы (Аксубайның 3 нче урта мәктәбе), Елена Алексееваны (Аксубай лицее), Нәфисә Зәйдуллинаны (Яңа Дума урта мәктәбе), "Без Бөек Ватан сугышы елъязмасында" бәйгесе җиңүчесе Анна Чубурованы (Кәкре Күл урта мәктәбе) дипломнар белән бүләкләде. Алексей Волков, Василий Бобов, Алексей Пикалов (Иске Ильдеряк урта мәктәбе), "Неугомон" (Аксубайның 2 нче мәктәбе) һәм "Таң" (Яңа Ибрай урта мәктәбе) дружиналары да сертификатлар алдылар.

    - Әлеге өлкән сыйныф укучыларының чыгарылыш балы кебек матур, истәлекле, якты булган бәйрәм 19 май - балалар хәрәкәте туган көне безнең районда традиционга әверелсә бик шәп булыр иде, - дип теләкләрен белдерде мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина.

    Ул балалар хәрәкәте активистларын грамоталар белән бүләкләде, "Иң талантлы вожатый-2016" конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе, Аксубай лицее укучысы Алина Игушкина да шулар исәбендә.

    - Бу бәйрәм ничек аталса да, иң мөһиме онытылган традицияләр кире кайта. Бүген без балачак бәйрәмен кабаттан билгеләп үтәбез, - диде педагогика ветераны, 1974-78 елларда район пионерлары оешмасын җитәкләгән Маргарита Ильинична Золина. - Без кызыклы, шәп тормыш белән яшәдек, сез дә шундый бай эчтәлекле җәмәгать тормышы белән кайнарсыз дип ышанам. Яхшы укыгыз, өлкәннәргә ярдәм итегез, нәниләргә булышыгыз. Бәйрәм белән!

    Котлаулардан соң сәхнәгә Татарстан варислары чыкты. Алар патриотик рухтагы җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр.

    Аннан соң иң дулкынландыргыч мизгел килеп җитте. Спортта, фәндә, иҗатта аерылып торганнар, уку алдынгылары тантаналы ант бирделәр. Алар дәрәҗәле кунаклар кулыннан галстуклар кабул иттеләр.

    Тантанадан соң өлкән сыйныф укучылары флеш-моб күрсәттеләр, ДШИ укучылары бәйрәм концерты тәкъдим иттеләр.

    ФОТОРЕПОРТАЖ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: