Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Пейзажлардагы эчкерсезлек

Районның туган якны өйрәнү музеенда җирле рәссам Геннадий Золинның картиналар күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә залында рәссамның иң якын кешеләре, туганнары, дуслары һәм талантын яратучылар җыелган иде. Анда җиңел, ышанычлы, иркен мохит урнашкан. -Геннадий Иванович эшләрендә ниндидер үзенчәлек бар, - дип ассызыклады "Пейзажлардагы эчкерсезлек" күргәзмәсен ачып, Аксубай туган якны өйрәнү музее директоры...

Районның туган якны өйрәнү музеенда җирле рәссам Геннадий Золинның картиналар күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмә залында рәссамның иң якын кешеләре, туганнары, дуслары һәм талантын яратучылар җыелган иде. Анда җиңел, ышанычлы, иркен мохит урнашкан.

-Геннадий Иванович эшләрендә ниндидер үзенчәлек бар, - дип ассызыклады "Пейзажлардагы эчкерсезлек" күргәзмәсен ачып, Аксубай туган якны өйрәнү музее директоры Әлфия Нурхамәтова. - Алардан яктылык һәм нур бөркелә, аларга карап җан тынычлыгы аласың. Шул ук вакытта җирле табигать күренешләрен сурәтләгән картиналар кешегә рухи көч бирә.
Тантана сәбәпчесе генә үзенә күрсәтелгән игътибардан бераз югалып калды. Иҗади яссылыкта башланып киткән очрашу темасы үзеннән-үзе тарихи юнәлеш алды. Рәсем сәнгатенә кызыксынуы каян барлыкка килгәнен исенә төшереп, Геннадий Иванович үткән тормыш юлын хәтерендә яңартты. Сугыш чорында, сугыштан соңгы елларда узган балачагын сөйләргә кереште. Ул рәсем сәнгате буенча зур уку йортлары бетермәгән, хәтта яшьлегендә картиналар иҗат итү хакында хыялланмаган да. Хезмәт биографиясендә эш урыннары төрле. Күп еллар ул партиянең район комитетында, "Буратино" балалар бакчасында эшләгән.
Тырышлыгы һәм әйтелгән эшне төгәл үтәве белән җитәкчелек һәм хезмәттәшләре тарафыннан хөрмәт казанган. Шул рәвешле яшәп ятканда, ул үзенең коллегасы, ул вакыттагы балалар бакчасы җитәкчесе Лидия Третьякның картина иҗат иткәнен күзәтеп тора, шуннан үзе дә, моны мин дә булдыра алам бит дип, илһамланып эшкә керешә. Ә бүгенге көндә үзенең тормышын иҗади эшчәнлектән башка күз алдына да китерә алмый. Иң күңеленә хуш килгән жанры - пейзажлар.
Җәйге кояш нуры белән яктыртылган урманнар, кырлар, аланнар, кышкы авыл тормышы - боларның барысы да рухландыра аны. Геннадий Золин эшләренең тагын бер үзенчәлекле ягын әйтеп үтәргә кирәк - туган як, авыл тарихына әйләнеп кайту. Бүгенге көндә без салам түбәле өйләр, ярты гасыр элек урамнарның нинди торышта булуын оныта башладык инде. Автор пумаласы шул елларның яшәешен дөрес күз алларга мөмкинлек тудыра.
Геннадий Иванович эшләреннән торган күргәзмә ике ай дәвам итәчәк. Бүген дә аны район халкы, кунаклар һәм мәктәп укучылары зур кызыксыну белән күзәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев