Аксубаево
  • Рус Тат
  • Педагогларның мөһим киңәшмәсе

    Август конференциясе белем бирүдәге проблемаларны хәл итү һәм алга таба максатлар һәм бурычлар кую өчен һаман да төп трибуна булып кала бирә. Үзләренең педагогик киңәшмәләрендә район педагоглары якындагы елларда мәгариф район үсешендә мөһим факторларның берсе булып торсын өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләшәләр. 2011/12 уку елы йомгаклары турында чыгыш ясаган...

    Август конференциясе белем бирүдәге проблемаларны хәл итү һәм алга таба максатлар һәм бурычлар кую өчен һаман да төп трибуна булып кала бирә.


    Үзләренең педагогик киңәшмәләрендә район педагоглары якындагы елларда мәгариф район үсешендә мөһим факторларның берсе булып торсын өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләшәләр. 2011/12 уку елы йомгаклары турында чыгыш ясаган район мәгариф бүлеге мөдире Әминә Вәлиуллина үз докладында билгеләп үткәнчә, бу планда иң беренче чиратта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган «киләчәк» программасын тормышка ашыру буенча актив эшчәнлек алып бару, яңа белем стандартларын кертү һәм мәктәпләрне алга таба да реструктуризацияләү кирәк. Соңгысы белем бирү процессын нәтиҗәле алып барырга ярдәм итәчәк, чөнки бүгенге көндә районның иң мөһим мәсьәләләренең берсе булып база мәктәпләрендә информация челтәрен булдыру тора. Август конференциясенә әзерлек процессында ук районда белем бирү эчтәлегенең яңаруы, укыту методларының һәм оештыру формаларының камилләшүе турында күп әйтелде. Белем бирү учреждениеләрендә, шул исәптән балалар бакчаларында күрсәткечләр сыйфаты буларак балаларның сәламәтлеге, база һәм өстәмә белем бирү, шулай ук БДИ нәтиҗәләре китерелде. Әлбәттә инде яңа уку елына әзерлек нәтиҗәсе дә исәпкә алынды. Иң яхшы мәктәпләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре муниципаль район Советы Дипломнары белән бүләкләнделәр. Мәгариф бүлеге начальнигы билгеләп үткәнчә, әгәр районның дүрт гомумбелем бирү мәктәпләренә Федераль Программа кысаларында 15 миллионнан артык суммага капиталь ремонт ясалса, район администрациясе агымдагы ремонтны финанслауга да мөмкинлекләр тапты. Моңа җиде миллион сумга якын акча сарыф ителде.
    Әминә Вәлиуллина докладында шулай ук педколлективлар эшчәнлегенең төп юнәлешләрен планлаштыру, мәктәпләрдә эш нәтиҗәләре мониторингын оештыру һәм аңа ирешүгә шартлар тудыру буенча да тәкъдимнәр яңгырады. Тагын сигез педагог үз эш юнәлешләре турында чыгыш ясадылар. Иң яхшы укытучылар күкрәк билгесе, Грамоталар белән бүләкләнделәр. Күп укытучылар район башлыгы Грантына лаек булдылар.
    Конференциядә үткән уку елы йомгаклары буенча мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Николай Еграшкин да чыгыш ясады. Татарстан Республикасында белем бирүне лицензияләштерү һәм аккредитацияләштерү Идарәсе вәкиле Эльмира Уразова безнең районның мәгариф системасы эшчәнлеген уңай яктан бәяләде. Район башлыгы Камил Гилманов педагогларны яңа уку елы башлануы белән тәбрик итте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: