Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Педагог эзе буйлап

Аксубай районы "Моңлы сандугач иле" балалар иҗаты төбәк фестивалендә үзен кабат танытты. Наилә Мартынова җитәкчелегендәге район Мәдәният йорты академия һәм эстрада вокалы студиясендә шөгыльләнүчеләр - Анастасия Кривохижа һәм Виктория Васильева лауреат исемен яуладылар. Настя - өченче, Виктория беренче дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр. - Настя жюри әгъзаларын үзенең үзенчәлекле таланты, опера...

Аксубай районы "Моңлы сандугач иле" балалар иҗаты төбәк фестивалендә үзен кабат танытты.

Наилә Мартынова җитәкчелегендәге район Мәдәният йорты академия һәм эстрада вокалы студиясендә шөгыльләнүчеләр - Анастасия Кривохижа һәм Виктория Васильева лауреат исемен яуладылар. Настя - өченче, Виктория беренче дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр.
- Настя жюри әгъзаларын үзенең үзенчәлекле таланты, опера белькантосы белән таң калдырды. Без "Халык җырлары" номинациясендә татар җыры белән чыгыш ясадык. "Халыкчан"нар алдында бер генә бурыч тора, ул академия җырчысы буларак барлык куелган максатларны да төгәл үтәде. Ә Виктория исә барлык тамашачыны, кече яшьтә булуына карамастан, гадәттә эстрада җырчыларына хас булмаган көчле тавышы белән әсир итте. Жюри да, әлбәттә инде, Виканың чибәрлеген, артистчанлыгын һәм сәхнәдә үз-үзен тота белүен дә исәпкә алдылар. Вика "Квитка душа" дигән украин җырын башкарды,- дип хәбәр итте бәйгедән кайткан Наилә Мартынова.
Кызлар 90 катнашучы арасында лауреат исемен яулыйлар. Педагогның үзе өчен әлеге фестивальгә лаеклы солистлар әзерләү һәм җиңү яулау намус эше була. Эш менә нидә: 18 ел элек Фестиваль гамәлгә генә кергән вакытта, Наилә беренче "Моңлы сандугач иле" фестиваленең Гран-При лауреаты итеп таныла. Ә бүген аңа шул ук жюри каршына үзендә белем алучы укучыларны чыгару дулкынландыргыч та, җаваплы да, икеләтә куаныч та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев