Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Патриотизм рухындагы чыгышлар

Районның төп сәхнәсендә Ватан Геройлары көне уңаеннан тантана булып үтте. Район Мәдәният йортында уздырылган чарага Әфганстан, Чечня сугышы ветераннары, әлеге бәрелешләрдә катнашучылар, запастагы офицерлар, иҗтимагый һәм ветеран оешмалары вәкилләре, мәктәп укучылары чакырылды. -Дәүләтчелекнең тарихи юлы дәвамында Россиядә сугышлар да, үзенең геройлары да булган. Алар бүген дә безнең районда да бар,...

Районның төп сәхнәсендә Ватан Геройлары көне уңаеннан тантана булып үтте.


Район Мәдәният йортында уздырылган чарага Әфганстан, Чечня сугышы ветераннары, әлеге бәрелешләрдә катнашучылар, запастагы офицерлар, иҗтимагый һәм ветеран оешмалары вәкилләре, мәктәп укучылары чакырылды.

-Дәүләтчелекнең тарихи юлы дәвамында Россиядә сугышлар да, үзенең геройлары да булган. Алар бүген дә безнең районда да бар, болар: Григорий Романов, Тимофей Волков, Михаил Михеев, Леонтий Петров, Шәриф Хафизов, Валентина Сорокина. Аксубай җиреннән чыккан батырлар үрнәгендә без яшьләрне тәрбияләргә тиеш, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов.

Ул шулай ук, быел районның төп мәйданында якташларыбыз Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройларының исемнәре һәм фотосурәтләре белән Батырлар аллеясе пәйда булуы турында да әйтеп үтте.

Районда геройлар аз түгел. Алар Ватаныбыз чикләрен сакладылар һәм саклаячак.

Бөек Ватан сугышында, Аксубай районыннан унбер меңгә якын кеше катнашты, аларның һәр икенчесе гаиләсенә әйләнеп кайтмады. Аксубай районыннан 89 кеше Әфганстан Демократик республикасында үзләренең сугышчан бурычларын үтәде, җидесе һәлак булды. Болар Мансур Гыйззәтуллин, Сергей Еграшкин, Владимир Маркин, Әхат Насретдинов, Фәрхат Сафиуллин, Илһам Сөләйманов, Вячеслав Фролов.

Аксубай районының 12 егете Әфган сугышы утын кичеп, туган якларына күкрәк тулы хәрби бүләкләр белән кайттылар. Аксубай районының курку белмәс 218 ир-егете Чечен республикасы территориясендә террорчыларга каршы хәрәкәтләрдә катнашты. Аларның икесе - Алмаз Ганиев һәм Александр Маркин - һәлак булдылар, берсе - Виталий Мишин, яраланып кайтты. Районнан тагын 20 кеше Чернобыль АЭСы нәтиҗәләрен бетерүдә катнашты.

Сәхнәгә яңа гына армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләр - Максим Прохоров һәм Станислав Некрасовны чакырдылар: залда утырган яшь буын - егет һәм кызлар алар сөйләгәннәрдән, армиядә хезмәт итүнең мөһимлегенә төшенделәр, аның Ватан алдындагы бурыч һәм патриотизм булуын белделәр. Ватан Геройлары көне белән аксубайлыларны районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов, генерал-майор Анатолий Молоствов. Район башлыгының мобилизацияләү эшләре буенча ярдәмчесе Рәшит Гәрәев котлады. Тантана программасы үсеп килүче буында туган илгә карата патриотизм хисләре тәрбияләүгә багышланды - мәктәп укучылары шигырьләр сөйләделәр, скетчлар күрсәттеләр, районның үзешчән артистлары Ватан, хәрби батырлык һәм сугыш турындагы җырларны башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев