Патриотик тәрбия
1 сентябрьдән Аксубайда "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" ("РДШ") балалар һәм яшүсмерләр оешмасы эшли башлады. 3нче Аксубай гомумбелем бирү оешмасы 50 пилот мәктәпнең берсе булып тора. Тәүге тапкыр "РДШ" сафларына мәктәпнең 15 активисты кабул ителде. Балаларга үзенчәлекле билгеләр өләшенде. "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте"нең Беренче Слеты делегаты Камилә Хәйруллина тантаналы ант бирде,...
1 сентябрьдән Аксубайда "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" ("РДШ") балалар һәм яшүсмерләр оешмасы эшли башлады.
3нче Аксубай гомумбелем бирү оешмасы 50 пилот мәктәпнең берсе булып тора. Тәүге тапкыр "РДШ" сафларына мәктәпнең 15 активисты кабул ителде. Балаларга үзенчәлекле билгеләр өләшенде. "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте"нең Беренче Слеты делегаты Камилә Хәйруллина тантаналы ант бирде, ул анда олыларны ихтирам итәргә, намуслы һәм гадел, игелекле һәм җаваплы булырга вәгъдә бирде.
"Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" РФ Президенты Владимир Путин боерыгы белән оештырылды һәм мәктәп укучыларына патриотик тәрбия бирүдә һәм аларның мөстәкыйль үсеше өчен нәтиҗәле мәйданчык булуга чакырылды. Әлеге сафка керүчеләр волонтерлык эшчәнлеген, эзләнү эшләрен, Россия Геройлары һәм ветераннары белән очрашуларны гамәлгә ашырачак.
Яшь чик сакчылары, яшь коткаручылар, яшь юл хәрәкәте инспекторлары һәм яшь армиячеләр кебек хәрби-спорт уеннары, белем бирү программалары күздә тотыла.
Татарстан РФдә "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте"нә рәсми кергән беренче төбәк булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев